Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча "Хатын-кыз игътибары" кайнар линиясенә илледән артык мөрәҗәгать килде

2025 елның 21 августы, пәнҗешәмбе, 15:31

Бүген Казанда, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты базасында көн дәвамында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча "Хатын-кызлар игътибары" кайнар линиясе эшләде. Кайнар линия үткәрү инициативасы белән традицион рәвештә Дәүләт Советының "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе әгъзалары чыкты.

Татарстанлыларның сорауларына "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, парламент депутатлары Ирина Терентьева, Ольга Воронова, Алсу Надршина, Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирделәр. Кайнар линиягә илледән артык кеше мөрәҗәгать итте.

"Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында без бүгенге көндә актуаль булган темага  –  хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган кайнар линия үткәрәбез, – диде Алсу Нәбиева. – Телефонга килгән мөрәҗәгатьләр түләүләргә, хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрне эзләүгә, балаларның  белем алуына - югары һәм урта уку йортларына керүенә кагыла".

Алсу Нәбиева шулай ук билгеләп үткәнчә, гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтүдән тыш, кайнар линия оештыруның өстенлекле бурычлары арасында гражданнар арасында аңлату эше дә бар. "Без "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлары берләшмәсе алып барган проектлар турында сөйлибез. Мәсәлән, күптән түгел генә "Җиңүдән соң тормыш" проекты эшли башлады, аның кысаларында белгеч-психологлар махсус хәрби операциядә катнашучыларының хатыннарына киңәшләр бирәләр, яраланып кайткан иренә ничек дөрес ярдәм күрсәтү, аңа тыныч тормышка яраклашырга булышу турында сөйләшәләр".

Кайнар линиягә сораулар бүген, нигездә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзаларыннан һәм һәлак булучыларның туганнарыннан килде.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская әйтүенчә, кайнар линиягә килгән мөрәҗәгатьләрне карауда Россия Федерациясе субъектлары белән төбәкара элемтәләрнең актив булуы да ярдәм итә. "Безгә Донецк Халык Республикасының хәрби госпиталендә дәваланучы хәрбинең  әнисе шалтыратты. Аның улының хәлен беләсе килә,  – диде Сәрия Сабурская. – Бу мөрәҗәгать буенча мин, госпитальгә баруны оештыру һәм хәрби хезмәткәрнең сәламәтлеген ачыклау өчен, ДХРдагы  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән элемтәгә керәчәкмен. Аннан соң, һичшиксез, егетнең әнисенә алынган мәгълүматлар турында хәбәр итәрмен".

Журналистлар белән аралашып, Сәрия Сабурская шулай ук Самара өлкәсендәге хәрби частьта һәм Татарстаннан 4 хәрби хезмәткәр дәвалана торган госпитальдә булуы турында сөйләде. "Дару препаратлары җитмәү буенча проблемалар теркәлмәгән. Госпиталь персоналының пациентларга аеруча игътибар һәм кайгырту күрсәтүе бик сөендерә. Без шәхсән хәрби хезмәткәрләр өчен искиткеч шартлар тудырылуына инандык. Әйтергә кирәк, биредә һәр солдатның яралану дәрәҗәсен тиз арада ачыкларга һәм тиешле дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирүче сыйфатлы хәрби-медицина комиссиясе үткәрелә", – дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева сүзләренә караганда, гражданнар үз мөрәҗәгатьләренә турыдан-туры республиканың барлык профильле ведомстволары белгечләреннән җавап ала торган мондый тәҗрибә үзенең нәтиҗәлелеген раслаган. "Кеше конкрет тәкъдимнәр һәм кирәкле ярдәмне ала, бу аңа катлаулы ситуацияләрдә дөрес адымнар ясарга мөмкинлек бирә. Үзара бәйләнешнең бу формасы үзен уңай яктан күрсәтте, чөнки ул ышанычлы мәгълүматка һәм ярдәмгә вакытында ирешүне тәэмин итә", – дип билгеләп үтте Ирина Тереньева.

Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева мондый аңлату чаралары даими үткәрелергә тиеш дигән фикердә, чөнки хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү темасы буенча кайнар линиягә килгән сораулар бик актуаль һәм тиз арада хәл итүне таләп итә. "Гражданнарны кабул итү вакытында депутатларга хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү белән бәйле күп санлы үтенечләр килә. Мондый мөрәҗәгатьләрнең барысы да без, депутатлар тарафыннан катгый шәхси контрольгә алына".

Бүген "Хатын-кызлар игътибары" кайнар линиясе эшендә "Батырлар. Татарстан геройлары" республика программасында катнашучыларның берсе – сугыш хәрәкәтләре ветераны Булат Нәҗипов та катнашты. Бу көннәрдә ул Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында стажировка уза. Бүген аңа депутатлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар эшчәнлеге белән танышу мөмкинлеге бирелде.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International