Депуталарның округларда эшчәнлеге

2025 елның 22 августы, җомга, 14:38

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, балаларны савыктыру лагерьларында һәм социаль объектларда булдылар, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясенә кушылдылар.

20 августта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясендә катнашты. Чара Казанның Совет районы "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узды. Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, акция Татарстанда ел саен 18 ел дәвамында үткәрелә һәм елдан-ел үзенең масштабларын арттыра бара. "Битараф булмаган кешеләр инициативасы белән меңләгән бала ярдәм алды", - дип ассызыклады Лилия Маврина.

20 августта торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров "Зур Казан"проекты кысаларында Чулпан мәдәни үзәге мәйданчыгында казанлылар белән очрашты.

20 августта Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов эш сәфәре белән Нурлат районына килде, анда социаль учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты. "Барлык социаль оешмаларга район үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре, ярдәмчел һәм югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм", - дип мөрәҗәгать итте Мәгъзүм Сәлахов. Депутат шулай ук Егоркино авыл җирлегендә гражданнар җыенында катнашты. Егоркино авыл җирлеге башлыгы Анатолий Борисов, авыл эчендәге юлларны ремонтлау, су белән тәэмин итү системасын яхшырту, урамнарны яктыртуны үстерү, янгыннан саклану, территорияләрне төзекләндерү, әйләнә-тирә мохитне саклау җирлек эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре булып кала диде. Җирлек башлыгы авыл халкына үзара салым программасында һәм төзекләндерү проектларында, шулай ук гуманитар ярдәм җыюда битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.

20 августта Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» фестивале узды. Бәйрәмдә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков, Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов катнашты. Бәйрәмдә «безнең ишегалды» республика программасына йомгак ясалды, аның кысаларында Чаллыда гына да 259 ишегалды төзекләндерелде, быел тагын 34 урын яңартылачак. Светлана Захарова республикадагы эш масштаблары турында сөйләде. Татарстанда 1500 сәламәтлек саклау объекты ремонтланган һәм төзелгән, ел саен яңа мәктәпләр төзелә, ә соңгы ун елда Яр Чаллыда 11 белем йорты ачылган. Данис Зарипов Чаллыда спорт инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. Рәсим Баксиков алгы сызыктагы хәрбиләрнең туган яктан ярдәмгә ничек сөенүләрен аңлатты. "Бу чын-чынлап сөендерә һәм илһамландыра: туган илеңнең якында икәнен, якташларыңның ярдәмен  тоясың”.

20 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районында булды. Әйтик, "Ялкын" яшьләр үзәгендә депутат "алдынгылар хәрәкәте" активистлары белән очрашты. "Олимпиец" лагеренда Азат Хамаев дүртенче сменаның ябылуына багышланган чарада катнашты. Депутат шулай ук муниципаль районның хезмәт коллективлары белән очрашты, яңа йорттан хезмәт фатирлары алучыларга ачкычлар тапшырды, "Герой әтисе" күргәзмәсен ачуда катнашты.

20 августта республика һәм шәһәр көне алдыннан Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Казанның Киров районындагы «Салават Күпере» торак массивында ишегалды бәйрәмендә катнашты. Администрация вәкилләре белән бергә Александр Лившиц халыкка эш нәтиҗәләре, төзекләндерү планнары һәм «безнең ишегалды» программасы турында сөйләде. "Кешеләрнең үз ишегалларын үзгәртеп коруда актив катнашуы аеруча сөендерә - нәкъ менә шундый битараф булмау безнең тормышны яхшы якка үзгәртә", - дип билгеләде ул.

20 августта социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасында «гуманитар ярдәм логистикасы» темасына түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Очрашуда СВО зонасына һәм яңа төбәкләргә гуманитар йөк илтеп тапшыру, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү турында фикер алыштылар. Катнашучылар йөкне формалаштыру һәм транспортлау вакытында килеп туган проблемалар турында сөйләде, шулай ук аларны хәл итү юлларын тәкъдим иттеләр. Ольга Воронова депутатлар корпусының Лисичанск һәм рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк формалаштыру һәм җибәрү эшчәнлеге турында сөйләде.

20 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды. Депутат район технологик транспорт идарәсе хезмәт коллективы белән очрашты, Азнакайның 7нче мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән танышты, мәшгульлек үзәге бинасын капиталь ремонттан соң ачу тантанасында катнашты, шулай ук гражданнарны кабул итте.

19 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Тукай районында булды. Депутат Яңа бистәсендә "Татарстанда җәй" проекты кысаларында бәйрәм чарасында катнашты. Марат Әхмәтов әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада зур үзгәрешләр бара, күп кенә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында биш ел эчендә 5 мең ишегалды төзекләндерелгән. "Күршең белән якыннан таныш булу кешеләрне якынайта, мәрхәмәтлерәк итә", – дип билгеләп үтте ул.

Шул ук көнне Марат Әхмәтов катнашында Әҗмәкәй авылында Җиңү урамы буенча автомобиль юлын ачу тантанасы булды. 600 метр озынлыктагы яңа участок торак пунктларда юл-урам челтәрен ремонтлау буенча республика программасы кысаларында төзелгән.

19 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов район башлыгы Евгений Варакин белән берлектә Югары Ослан районында гражданнарны кабул итте. Депутатка җир мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Моннан тыш, Макыл авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы бизнесын киңәйтү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорады. Депутат барлык мөрәҗәгатьләрне шәхси контрольгә алды.

19 августта Чаллыда Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнашты.

Хәзерге вакытта 9488 гаиләгә җир участоклары бирү турында карар кабул ителгән, шуларның 3410 гомуми өлешле милеккә участоклар алган. 6078 гаиләне җир белән тәэмин итәсе бар. Татарстан Республикасы Җир кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, Чаллыда даими яшәүче күп балалы гаиләләр күрше тугыз муниципаль районда җир участоклары алу хокукына ия булдылар. Хәзерге вакытта төзелгән контрактлар буенча 1440 участок кадастр исәбенә куелган, 302 участокны межалау эшләре алып барыла. Чаллы күп балалы гаиләләре инде 555 участок сайлаган.

19 августта Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, парламент депутатлары Ольга Воронова, Алсу Надршина һәм Роза Гайнетдинова республиканың төрле районнарыннан 165 бала ял иткән "Мечта" балалар сәламәтләндерү лагерендә булдылар. "Мечта" балалар лагере масштаблы ремонттан соң яңа смена ачты.

15 августта Кайбыч районының "Дубрава" ял паркында "Татарстанда җәй" республика проекты кысаларында "Кичке уен" халык бәйрәме узды. Чарада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты. Бәйрәмдә Татарстанның тугыз районыннан иҗат коллективлары катнашты.

15 августта Казанда пенсионерлар һәм инвалидлар арасында компьютер буенча "Хикмәт" республика чемпионатын ачу тантанасы булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган социаль әһәмиятле чаралар оештыру кысаларында үткәрелә торган чемпионат республиканың төрле муниципалитетларыннан 115 катнашучыны берләштерде. Кунаклар һәм чемпионатта катнашучыларны Дәүләт Советы исеменнән Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде. Депутат шулай ук Мәскәүдә пенсионерлар арасында компьютер буенча XV Бөтенроссия чемпионатында катнашкан Фәүзия Гыйзатуллинага Рәхмәт хаты тапшырды. "Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта чемпионатта катнашучылар җыелды, алар трендлардан калышмый һәм заман белән бергә атлый, заманча фәннәрне өйрәнә. Өлкән буын вәкилләре безгә күп нәрсә бирде, ә без хәзер аларны заманча технологияләргә өйрәтәбез. Бу турнирда җиңелүчеләр булмаячак, чөнки анда катнашу – инде җиңү", – дип билгеләп үтте Ольга Воронова.

14-19 августта Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рягат Хөсәенов Луганск һәм Донецк халык республикаларында эшлекле сәфәрдә була. Лениногорск районы хакимияте вәкилләре белән берлектә депутат хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм озатып барды. Йөк сугышчылар соравы буенча җыелган: автозапчастьләр, тәгәрмәчләр, генераторлар, электр кораллары, эретеп ябыштыру аппаратлары, шөреп бору җайланмалары, болгаркалар, ачкычлар җыелмалары, балталар, маскировка челтәрләре, автоном мичләр, мендәрләр, госпитальләр өчен матраслар, медикаментлар, продуктлар. Гуманитар ярдәм җыюда район халкы һәм предприятие хезмәткәрләре катнашты.

14 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районы Советы һәм Яшел Үзән шәһәре Советы сессиясе эшендә катнашты. Берләшкән сессиядә районның агымдагы елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды. Муниципаль берәмлекләр рейтингында Яшел Үзән районы 14 нче урында. Район тарафыннан торак тапшыру буенча еллык план үтәлгән – 163 690 кв. метр файдалануга тапшырылган, шул исәптән 112132 кв. метр –  шәхси торак төзелеше.

14 августта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков "Костер" балалар сәламәтләндерү лагерендә Батырлык дәресе үткәрде. Депутат патриотизм һәм Ватанга тугрылык турында сөйләде, үз иленә тугрылык халык бердәмлегенең һәм дәүләтнең чәчәк атуының нигезе булып тора, дип билгеләп үтте. "Сезнең янып торган күзләрегез һәм җитди сорауларыгыз өчен рәхмәт. Сезнең арагызда булачак геройлар үсә дип ышанам. Моның өчен һичшиксез хәрби булырга кирәк түгел, ә Россиянең лаеклы гражданнары булу кирәк!" – диде Рәсим Баксиков, яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп.

14 августта Актаныш районы мәдәният йортында ишегалды бәйрәме узды. Чарада Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты.

12-18 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хәҗипов Татарстан делегациясе составында Луганск һәм Донецк халык республикаларында булды. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Моннан тыш, Донбасска гуманитар ярдәм белән тагын бер конвой китерелде.

12 августта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин Кама Тамагы районында булды, анда ат фермасында, "Юрий мәгарәсе" визит-үзәгендә, авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәләрендә булды. Депутат шулай ук халык белән очрашты, районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International