Фәрит Мөхәммәтшин: "Эрмитажның төбәкләрдәге вәкиллекләре күпмилләтле Россиянең мәдәни тормышын баета"

2025 елның 28 августы, пәнҗешәмбе, 11:30

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Оренбургтагы "Эрмитаж-Евразия" мәдәният үзәгендә һәм музейның Яшма бүлмәсендә булды. Исегезгә төшерәбез, республика парламенты башлыгы Оренбургта эш сәфәрендә, анда Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советы чараларында катнаша.

"Эрмитаж - Евразия" мәдәни үзәге үз эшчәнлеген узган елның 6 сентябрендә башлап җибәргән, биредә ике күргәзмә залы һәм Яшма бүлмәсе урнашкан, ул оренбурглылар һәм шәһәр кунаклары арасында аеруча популяр. Бөтен бүлмә һәм анда тәкъдим ителгән 9 панно тулысынча Орск яшмасыннан ясалган, ул Спас гыйбадәтханәсен һәм Мәскәү метросының "Маяковская" станциясен бизәүдә кулланылган. Санкт-Петербургтагы Дәүләт Эрмитажына керә торган урындагы вазоннар да шундый материалдан ясалган.

Бүген Идел буе закон чыгаручылары игътибарына 1830-1850 еллардагы портретлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозициядә – бу елларда Россиядә эшләгән ил һәм чит ил рәссамнарының 58 картинасы. Бу инде Оренбургтагы Эрмитаж оештырган икенче күргәзмә.

"Иң беренчеләрдән булып Казанда гамәлгә ашырылган Эрмитажның мәдәни үзәкләрен булдыру проекты дәвам итүенә һәм мондый эш формасының нәтиҗәлелеген раславына чын күңелдән шатмын, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда, – шул рәвешле  барлык россиялеләргә дә дөньяның иң зур сәнгать һәм тарихи музейларының берсенең уникаль коллекцияләре һәм мәдәни кыйммәтләре белән танышу өчен мөмкинлек тудырыла. Әлеге проект ярдәмендә безнең илебез төбәкләрендә яшәүчеләр Санкт-Петербургтан читтә дә югары сәнгать белән аралашу мөмкинлегенә ия. Моннан тыш, Эрмитажның төбәкләрдәге вәкиллекләре эше Россиянең мәдәни тормышын баета һәм безнең илнең күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыта".

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, бүген Россиянең биш шәһәрендә эшләп килүче Эрмитажның мәдәни үзәкләре югары сәнгатьне аңлаучылар өчен дөнья мәдәнияте хәзинәсенә кадәр араны сизелерлек киметә. "Ватандашларыбыз үз шәһәрләреннән чыкмыйча да бөек илебезнең уникаль тарихи-мәдәни байлыгын күрә ала", – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендә Дәүләт Эрмитажының 5 иярчен-үзәге эшли, аларның беренчесе 20 ел элек Казанда ачылган иде, шулай ук  "Эрмитаж-Выборг", "Эрмитаж-Себер" (Омск), "Эрмитаж-Урал" (Екатеринбург) һәм "Эрмитаж-Евразия" (Оренбург) эшли.

Бу көннәрдә "Эрмитаж-Казан" үзәгенең 20 еллыгы билгеләп үтелүе символик мәгънәгә ия. "Бу вакыт эчендә Казан Кремле үзәгендә барлыкка килгән Дәүләт Эрмитажының Россиядәге  беренче вәкиллеге  – "Эрмитаж-Казан” үзәге заманча күргәзмә мәйданы, аудитория белән аралашуда инновацион алымнар кертү буенча лидер, мәдәниятләр, буыннар һәм шәһәрләр арасында чын күпер булды. 20 ел эчендә Казан үзәге тарафыннан 28 уникаль күргәзмә оештырылды, Дәүләт Эрмитажы Казан Кремленә 13,5 меңнән артык музей экспонаты алып килде, аларны 1,9 миллионнан артык кеше карады, – дип белдерде парламент башлыгы, – без бөтен Россия өчен үрнәк булдырдык. Хәзер мондый үзәк Оренбургта да эшли, өстәвенә, ул бер ел эчендә шәһәрнең, районның һәм күрше төбәкләрнең мәдәни җәмәгатьчелеген җәлеп итү урынына әверелә алган".

Фәрит Мөхәммәтшин "Эрмитаж - Евразия" мәдәни үзәге коллективын Казан үзәге белән хезмәттәшлеккә чакырды. "Дәүләт Эрмитажы орбитасында барлыкка килгән һәр яңа проект һәм яңа күргәзмәләр Идел буе федераль округындагы күршеләребезне рухландырсын һәм сөендерсен", – дигән теләкләрен ирештерде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International