Валентина Матвиенко татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлады

2025 елның 29 августы, җомга, 16:56

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкодан телеграмма килде. Россия парламентының югары палатасы җитәкчесе барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне белән котлаган һәм иминлек, игелек, яңа уңышлар теләгән.

“Бу бәйрәм үзенең гүзәл республикасы белән хаклы рәвештә горурланучы, аның бөек тарихи үткәнен һәм кыйммәтле мәдәни мирасын кадерләүче, кече ватанының чәчәк атуын тәэмин итәргә омтылучы һәркемне берләштерә",  –  дип басым ясаган Валентина Матвиенко.

РФ ФС Федерация Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан илебезнең социаль-икътисади яктан алдынгы төбәкләре арасында, барлык өлкәләрдә дә төп күрсәткечләрнең тотрыклы үсешен күрсәтә. "Монда куәтле индустриаль потенциал тупланган, күп тармаклы сәнәгать һәм заманча агросәнәгать комплексы формалашкан. "Яшел" һәм циркуляр икътисад таләпләренә җавап бирә торган югары технологияле производстволар модернизацияләнә һәм яңа производстволар эшли башлый, бу исә җитештерелә торган продукция күләмнәрен арттырганда әйләнә-тирә мохиткә экологик йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә. Республика җитәкчелеге инвесторлар белән хезмәттәшлек механизмнарын камилләштерү, эшмәкәрлек инициативаларын стимуллаштыру, перспектив проектларны гамәлгә ашыру өчен тулысынча җиһазландырылган мәйданчыклар булдыру мәсьәләләренә зур игътибар бирә», – диелә котлауда. 

Валентина Матвиенко Татарстанның казанышлары киләчәк уңышларга ышанычлы нигез салган өлкән буыннар, шулай ук бүген аның мәнфәгатьләрендә эшләүчеләр тырышлыгы белән мөмкин булуына басым ясаган. "Кешеләр – бу күпмилләтле һәм күпконфессияле җирнең төп байлыгы, һәм алар безнең Ватаныбыз елъязмасына тагын бик күп якты сәхифәләр язарлар дип ышанам",  – дип йомгаклаган  ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International