Депутатлар округларда

2025 елның 30 августы, шимбә, 11:03

Дәүләт Советы депутатларының сайлау округларында эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында узган педагоглар конференцияләрендә катнашты, татарстанлылар белән очрашты.

28 августта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәренең Совет районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышында катнашты, чара 187 нче күппрофильле лицейда узды. Депутат үз чыгышында Татарстанның мәгариф системасы үсешенең югары күрсәткечләренә басым ясады, яңа заманча мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачылуын билгеләп үтте, бу укучыларның һәрьяклап үсеше һәм белем бирү процессының сыйфатын күтәрү өчен уңай шартлар тудыра.

28 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Кайбыч районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Чәчәк ат, минем Татарстаным»  дип аталган тантаналы чарада катнашты. «Имәнлек» ял паркында узган бәйрәмдә районның иң яхшы хезмәткәрләренә дәүләт, ведомство һәм муниципаль бүләкләр тапшырылды. Мәйданның спорт мәйданчыгында Кайбыч районы спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында мини-футбол буенча турнир узды.

27 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов Мөслим районының Мәлләтәмәк авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган мемориаль комплексны ачу тантанасында катнаштылар. Марат Әхмәтов «Чаллы икмәге» компаниясе генераль директоры Рафаэль Юнысовка әлеге мөһим проектны гамәлгә ашырганы өчен зур рәхмәт белдерде. Депутатлар капиталь ремонттан соң ачылган Мөслим гимназиясендә дә булдылар. 

27 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов эш сәфәре белән Бөгелмә районыда булды, анда ул педагогик хезмәткәрләрнең традицион август конференциясендә катнашты.  Бөгелмә шәһәренең яшьләр сараенда мәгариф оешмалары һәм мәктәпкәчә учреждениеләр казанышлары күргәзмәсе оештырылган иде. Утырышта узган уку елы эшенә йомгак ясалды. Иң мөһим казанышларның берсе — укучыларның уңышлары. 2025 елда 11 сыйныфны бөгелмәнең 15 мәктәбеннән 374 укучы тәмамлаган. 83 укучы республика һәм Россия дәрәҗәсендәге медальләргә ия булган. Унберенче сыйныф укучыларының җидесе рус теле, физика, әдәбият, химия буенча 100 балл җыйган.

27 августта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров эш сәфәре белән Аксубай районында булды, анда ул Аксубайның Тимерясов исемендәге 1 нче урта мәктәбен ачуга багышланган тантаналы чарада катнашты, әлеге мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Депутат шулай ук Аксубай авылындагы гражданнар җыенында һәм «Татавтодор» ААҖ филиалы хезмәт коллективы җыелышында катнашты.     

27 августта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районының 95 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты. Юбилей көнендә район предприятиеләре һәм оешмалары арасында «Җиңүнең тере истәлеге» халык иҗаты фестиваленә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Шул ук көнне яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы да булды.

27 августта Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова видеоэлемтә режимында Тәтеш районында яшәүчеләрне кабул итте. Депутатка күп балалы Калининнар гаиләсе торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. 6 баласы булган гаилә бер бүлмәле фатирда яши. 2021 елда Калининнар торак белән тәэмин итү буенча учетка басканнар.  Ләлә Кәдермәтова мөрәҗәгатьне шәхси контрольгә алды. 

27 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Азнакай районына барды, анда ул педагогик конференция утырышында катнашты. Утырышта мәгарифне үстерү перспективалары һәм якынлашып килүче уку елы яңалыклары турында фикер алыштылар. Депутат шулай ук укучыларның педагогик методикалары һәм проектлары күргәзмәсе белән танышты.

27 августта Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов Аксубай районына барды, анда ул педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә катнашты.

27 августта Казанның Иске Татар бистәсендә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Микрорайонда яшәүчеләр белән Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова очрашты. "Татарстанда үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең сәнәгать, авыл хуҗалыгы яхшы, без Россиядә күп күрсәткечләр буенча алда барабыз», – дип билгеләп үтте Ольга Воронова.

26 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Әлмәт районына барды, анда ул «Татарстанда җәй» проекты кысаларындагы чараларда катнашты. Әлмәт халкы «Безнең ишегалды» республика программасы китергән үзгәрешләрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты, аның соңгы биш елда шәһәр тормышының сыйфатына ничек йогынты ясавы турында сөйләде. Бу вакыт эчендә Әлмәттә 300 ишегалды төзекләндерелгән.  2025 елда тагын 51 йорт яны территориясен тәртипкә китерү планлаштырыла.

26 августта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Казан шәһәренең Совет районында яшәүчеләр балаларны микрорайон мәктәпләренең берсенә кабул итү проблемасы белән мөрәҗәгать иткәннәр. «Барлык кирәкле документларны алу процессын тизләтү өчен ярдәм итәчәкбез,  –  дип шәрехләде Лилия Маврина. –  Шулай ук шагыйрь, мәдәният эшлеклесе И.Я. Хапчикның хезмәтләрен Татарстан Халыклары дуслыгы йорты журналында бастыру турындагы мөрәҗәгате өстендә дә эшлибез. Гражданнарның өй телефонын сүндерүгә, газ җиһазларына хезмәт күрсәтү өчен түләүләрнең нигезлелегенә карата көнкүреш проблемалары да бар».  

26 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов эш визиты белән Апас районына килде. Район мәдәният йортында традицион педагогик август конференциясе узды, ул киләсе уку елында мәгарифне үстерү перспективалары турында фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Шул ук көнне «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында «Имәнлек» ял паркында ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.

26 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев Минзәлә районына эш сәфәре кысаларында мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашты. Азат Хамаев педагогларга мөрәҗәгать итеп, үзенең укытучы гаиләсендә тууын, хатыны да укытучы булып эшләвен билгеләп үтте. «Алар мине гомерем буе тәрбияләделәр, – диде ул. – Республиканың киләчәге үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәйле, шул рәвешле генә безнең бүгенге укучыларыбыз лаеклы гражданнар була алачак, һәм шул вакытта гына безнең республика чәчәк атачак». Депутат хезмәт тәрбиясе мәсьәләләренә аерым игътибар бирде.

26 августта Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнашты. Бу көнне Казанның 345 беренче сыйныф укучысы мәктәп кирәк-яраклары җыелмасы – дәфтәрләр, альбомнар, буяулар һәм каләмнәр салынган  рюкзаклар алды. "Мәктәп сезнең өчен икенче йорт булсын, анда сезне тугры дуслар һәм якты ачышлар көтә! Хәерле юлга!", – дип мөрәҗәгать итте Ольга Воронова беренче сыйныф укучыларына. Шул ук көнне Ольга Воронова мобилизацияләнгән кешенең гаиләсендә булды, хатыны һәм балалары белән аралашты, аларның көнкүреш шартлары һәм актуаль проблемалары белән кызыксынды.

26 августта Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов эш командировкасы белән Чирмешән районына барды, анда педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә катнашты. Чара кысаларында хәйрия ярминкәсе оештырылды. Барлык җыелган акчалар аз керемле гаиләләрдәге балаларга ярдәм итүгә тотылачак.

27 августта Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин эш сәфәре белән Кама Тамагы районына барды, анда Куйбышев затоны, Кама Тамагы поселокларында һәм Уразлы авыл җирлегендә яшәүче гражданнар җыеннарында катнашты.

26 августта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин эш сәфәре белән Чүпрәле һәм Тәтеш районнарында булды, анда педагогик хезмәткәрләрнең август конференцияләрендә катнашты.

25 августта Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Салымнар һәм финанслар бюджеты комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев Кама Тамагы районында булдылар, анда җәмәгать эшлеклесе, драматург-прозаик Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышланган тантаналы чараларда катнаштылар. Депутатлар Туфан Миңнуллин музеенда, аның исеме белән аталган паркта булдылар, драматург бюстына чәчәкләр салдылар, Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллин мемориаль комплексында булдылар.

25 августта Икътисад, инвестицияләр һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Әлмәттә булды, анда ул гражданнарны кабул итте, «Светсервис» МУП хезмәт коллективы җыелышында катнашты. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Марат Галиев беренче сыйныф укучыларына рюкзаклар тапшырды.

24 августта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Югары Ослан районына эш сәфәре кысаларында 10 меңнән артык кунакны җыйган «Соколка-2025» фестивалендә катнашты. Фестивальдә Россия тарихының төрле эпизодларына багышланган мәйданчыклар тәкъдим ителде.

22 августта Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова Буа районында гражданнарны кабул итте. Депутатка социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Ләлә Кәдермәтова халыкка Татарстанда күп балалы гаиләләргә һәм пенсия яшендәге кешеләргә нинди ярдәм чаралары гамәлгә ашырылуы турында җентекләп сөйләде, шулай ук кредитларны алу һәм түләү кагыйдәләре турында консультация бирде.

22 августта Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова һәм Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның 3нче балалар сәнгать мәктәбендә булдылар, педагоглар белән аралаштылар, яңа уку елына әзерлекнең ничек баруын ачыкладылар. Уку йорты базасында даими рәвештә күргәзмәләр һәм конкурслар уза. Хәзер биредә 350 кеше укый. "Балаларның иҗади үсеше-белем бирү процессының мөһим өлеше. Без яшь рәссамнар иң яхшы материалларга һәм шартларга ирешсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез», — дип билгеләде Ольга  Воронова

22 августта Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга  Воронова төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Депутатка 6 кеше мөрәҗәгать итте, картлык буенча пенсияләрне арттыру, ортопедик коррекция чаралары бирү, инвалидлык буенча шифаханәгә юлламалар бирү, Казанның Абҗәлилов урамындагы скверны төзекләндерү мәсьәләләре каралды. Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

22 августта Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов эш командировкасы белән Ютазы районына барды, анда ул Абсәләм авылында ишегалды бәйрәмендә катнашты. Чараны авыл халкы үзләре башлап җибәрде, аларны авыл мәдәният йорты һәм җирлек администрациясе хезмәткәрләре хуплады. Депутат шулай ук Ютазы районында гражданнарны кабул итте.

18 августта Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов чираттагы "Рено Логан" автомобилен махсус хәрби операциядә Татарстаннан килгән егетләр  хезмәт итә торган подразделениегә тапшырды. Элек автомашина Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе тарафыннан файдаланылган һәм РФ Хөкүмәте күрсәтмәсе кысаларында Халык фронтына тапшырылган булган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International