Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстанның тугандаш халкын Республика бәйсезлеге көне белән котлады

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе, 15:33

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймовка Үзбәкстан бәйсезлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«1991 елда борынгы илегез үсешендә яңа этап башланды,– дип билгеләп үтә Фәрит Мөхәммәтшин. – Ирешелгән икътисади уңышлар,  киң реформаларын үткәрү Үзбәкстанның глобаль масштабта үсә барган абруена, дөнья дәүләтләре белән күп яклы партнерлыкны тирәнәйтүгә ныклы таяныч булды».

Парламент җитәкчесе Россия – Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы тыгыз багланышларны аерым билгеләп үтә. «Киләчәктә дә Үзбәкстанның һәм Татарстанның тугандаш халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасның якынлыгына нигезләнгән эзлекле диалогы һәм традицион дустанә хезмәттәшлеге дәүләтләребезнең стратегик партнерлыгын алга таба үстерүгә ныклы нигез булыр, ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам», – дип басым ясый Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International