Марат Әхмәтов: «Яңа торак комплексларында сыйфатлы социаль инфраструктура булдыру – өстенлекле юнәлеш»

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе, 16:18

Бүген, Белем көнендә, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Биектау районында булды, анда ул социаль объектлар – балалар бакчалары һәм авыл мәдәният йорты ачылышында катнашты. Бәйрәм чараларында шулай ук Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин, Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов катнашты.

 Яңа уку елының беренче көнендә Биектау бистәсенең «Атмосфера» торак комплексында «Балачак атмосферасы» дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. Ул йөздән артык урынга исәпләнгән. Бакчада алты төркем эшли: өчесе татар телендә һәм өчесе рус телендә тәрбия бирә. «Яңа торак комплексларында сыйфатлы социаль инфраструктура булдыру районның өстенлекле юнәлеше булып тора», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Киләчәктә бу торак комплекста тагын бер балалар бакчасы һәм мәктәп барлыкка киләчәк. «Балалар бакчасы ачылу биектаулыларның тормыш сыйфатын яхшыртып кына калмый, районның мәктәпкәчә учреждениеләренә йөкләнешне дә киметә», – дип басым ясады Равил Хисаметдинов.

Дөбъяз авылында капиталь ремонттан соң яңартылган «Гөлчәчәк» балалар бакчасы ачылды. 1985 елдан бирле беренче мәртәбә учреждениедә җылыту һәм канализация белән бәйле күпьеллык проблемалар хәл ителгән, бинаның интерьеры тулысынча үзгәртелгән. «Гөлчәчәк»нең районда ачылган беренче татар балалар бакчасы булуын күрсәтеп торган татар милли бизәкләре элементлары булган уникаль дизайн яңартылган учреждениедә аерым атмосфера тудыра. Аның педагоглары – татар телен һәм күпмилләтле халкыбызның мәдәни мирасын саклауга багышланган конкурсларда һәм грантларда актив катнашучылар.

Композиторлар Салих Сәйдәшев һәм Әнвәр Бакировның туган җире Әлдермеш авылы халкы да бүләк алды. Биредә 100 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йорты ачылды. Мәдәният үзәгендә заманча тавыш һәм яктылык җайланмалары, уңайлы тамаша залы һәм түгәрәкләр алып бару  өчен бүлмәләр бар. Бинада шулай ук авыл җирлеге администрациясе кабинетлары урнашкан, аларда халыкның сорауларын һәм тәкъдимнәрен кабул итә алачаклар. Моннан тыш, мәдәният йорты базасында махүсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча волонтерлар эше дәвам итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International