Фәрит Мөхәммәтшин медицина студентларына: "Бу – бөек һөнәр, чын табиблар булыгыз»

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе, 16:45

Бүген Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультетының беренче курс студентлары республика Дәүләт Советы белән танышты. Булачак табиблар парламент үзәгендә экскурсиядә булдылар, республика парламенты, аның комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләре һәм депутат төркемнәре эше турында белделәр, парламентаризм музеенда, китапханәдә, утырышлар залларында булдылар. КДМУ студентлары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.  

Парламент җитәкчесе КДМУның беренче курс студентларына укуларында уңышлар теләде, шулай ук аларны медицина нечкәлекләренә тирәнрәк төшенергә, соңыннан үз эшенең чын профессионаллары булырга, кешеләргә тугры хезмәт итәргә, халыкның сәламәтлеге турында кайгыртырга чакырды.  «Бу – бөек һөнәр, чын табиблар булыгыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин студентларга мөрәҗәгать итеп. – Гражданнарның сәламәтлеген саклауга һәм Татарстан медицина җәмәгатьчелегенең абруен ныгытуга ярдәм итегез».

Дәүләт Советында экскурсияләр даими рәвештә үткәрелә.  Аның ишекләре республика парламентаризмы тарихы һәм закон чыгару эшчәнлеге үзенчәлекләре белән танышырга теләүчеләр өчен һәрвакыт ачык. «Ел саен, уку елы башында ук, студентларыбызны Татарстан Республикасы закон чыгару органы эшчәнлеге белән таныштыру күркәм традициягә әверелә бара, – дип сөйләде төркем җитәкчесе – КДМУның педагогика һәм психология кафедрасы доценты Римма Джумаева. – Казанга башка регионнардан укырга килгән балалар өчен,  алар үзләрен республика бергәлегенең бер өлеше итеп тоя алсыннар өчен, бу аеруча мөһим».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International