Фәрит Мөхәммәтшин: «Чирек гасыр эчендә җәмәгать юстициясе гадел хөкем итүнең иң кирәкле институтларының берсенә әверелде»

2025 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:25

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе оешуга 25 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин судьяларны, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләрен, ветераннарны һәм суд җәмәгатьчелеге вәкилләрен ведомствоның юбилее һәм 8 сентябрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

«Тантаналы чараның парламент бинасында узуы символик мәгънәгә ия, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин түгәрәк өстәлдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, – нәкъ менә монда, Дәүләт Советы диварларында республика Конституциясе нигезендә җәмәгать судьяларына хакимият вәкаләтләре бирү, аларны сайлау һәм таныклыклар тапшыру эшләре башкарыла». Парламент җитәкчесе судьяларга, аппарат хезмәткәрләренә, Татарстан җәмәгать юстициясе ветераннарына бу еллар дәвамында күрсәткән җаваплылыклары һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе искәрткәнчә, Татарстанда җәмәгать юстициясе институты 1999 елда җәмәгать судьялары турында республика законы нигезендә гамәлгә куелган, ул суд участокларын булдыру һәм бетерү тәртибен һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын билгеләгән. «Ике ярым дистә ел эчендә җәмәгать юстициясе республиканың суд системасында лаеклы урын алды, эш тәҗрибәсе туплады һәм гадел хөкем итүнең иң кирәкле институтларының берсенә әверелде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Тизлек, гадел хөкем итүнең югары сыйфаты, һәркемнең файдалана алуы һәм ачык булуы Татарстан җәмәгать судьялары корпусының профессиональ сыйфатларына әверелде. Татарстанның җәмәгать юстициясе үзенең чирек гасырлык юбилеен саллы нәтиҗәләр белән каршылый, дип әйтергә тулы нигез  бар».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу елларда республика дәүләт хакимияте органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше республика җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итү булды һәм шулай булып кала да. Әлеге максатлар өчен республика бюджетыннан ел саен хезмәткә түләү, җәмәгать судьяларының һәм аларның аппаратларында эшләүчеләрнең квалификациясен күтәрү, яңа билгеләнгән җәмәгать судьяларын яңадан әзерләү, биналарга капиталь һәм агымдагы ремонт ясау өчен 900 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә. Быел гына да финанслау күләме 993 миллион сум күләмендә расланган.

Парламент башлыгы Дәүләт Советы һәм җәмәгать юстициясе өлкәсендәге суд системасы арасында  урнашкан тыгыз багланышларга аерым игътибар бирде. «Бу еллар эчендә законнарга кертелгән барлык үзгәрешләр җәмәгать судьяларының статусын ныгытуга һәм аларның эшен камилләштерүгә юнәлдерелгән иде, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Гадел хөкем итү – бик авыр, киеренке, бик җаваплы эш. Ул тирән белем, җыйнаклык, компетентлык, югары процессуаль культура таләп итә. Хезмәттә дә, тормышта да үрнәк булырга кирәк, судьяларга һәрвакыт аеруча игътибар белән карыйлар. Шуңа күрә сезнең өстегездә зур җаваплылык ята. Нәкъ менә сез, Фемида хезмәткәрләре, кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау сагында торасыз. Нәкъ менә сезгә дәүләт аерым вәкаләтләр бирде, гадел хөкемнең сыйфаты һәм илдәге суд хакимиятенең абруе сезнең эшегезгә, әхлакый сыйфатларга һәм үз миссиягезнең әһәмиятен аңлауга  бәйле».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. «Республикабызда чирек гасыр элек торгызылган җәмәгать судьялары институты гражданнарның суд яклавына конституциячел хокукларын тәэмин итү буенча дәүләт структурасының мөһим звеносына әверелде, – диелә республика Рәисе сәламләвендә. – Аның уңышлы аякка басуы һәм үсеше – федераль суд реформасын уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге. Татарстанның җәмәгать судьялары республикадагы барлык суд эшләренең 70% тан артыгын карый. Бу бик зур йөкләнеш, сез аны югары профессионализм, җаваплылык белән, гаделлек принципларына тугрылык күрсәтеп башкарасыз. Сезгә намуслы хезмәтегез һәм суд системасын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәтлемен. Сезнең эшчәнлегегез киләчәктә дә гаделлек һәм закон өстенлеге өчен хезмәт итсен».

Чарада катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, 25 ел эчендә республиканың җәмәгать судьялары тарафыннан 10 миллионнан артык эш каралган. Өстәвенә, җәмәгать судьяларына йөкләнеш елдан-ел арта гына бара. Узган ел гына да 870 меңнән артык эш каралган. «Бүген 190 суд участогы 71 бинада урнашкан. Бер суд участогына 180 кв. метрдан артык туры килә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урыннарны били», – дип белдерде Рөстәм Заһидуллин.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле исеменнән җәмәгать судьяларын истәлекле вакыйга белән ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов котлады. «Россия дәүләтенең дәүләт хакимияте институтларына ышаныч суд системасы эшенең сыйфатына, шул исәптән җәмәгать юстициясе роленә дә бәйле, – дип ассызыклады Виктор Демидов. – Җәмәгать юстициясе безнең республикада суд актларын кабул итүнең иң зур күләмен гамәлгә ашыра. Дәүләт институтларына мөнәсәбәт кабул ителә торган суд карарларының сыйфатына да, кимчелексез булуына да бәйле. Бүгенге тантаналы көндә республикабызның барлык судьяларына законлы, гадел һәм кимчелексез суд актларын кабул итүләрен телисе килә».

Тантаналы чарада  республика һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International