Татарстаннан Донбасска гуманитар йөк китерелде

2025 елның 5 сентябре, җомга, 11:29

Татарстаннан чираттагы гуманитар йөк махсус хәрби операция уздыру зонасына китерелде. Гуманитар колоннаны Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде.

Йөк Балтач районы халкы һәм предприятиеләре ярдәме белән җыелган. Гуманитар ярдәм составында – азык-төлек продуктлары һәм хуҗалык кирәк-яраклары. Моннан тыш, сугышчыларга куелган бурычларны үтәү өчен зарур булган техник чаралар – автомобильләр һәм мотоцикллар, квадрокоптерлар һәм дизель генераторлары, эретеп ябыштыру челтәрләре тапшырылды.

«Бу ярдәм хәрбиләрнең рухын күтәрү һәм тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен бик мөһим, – дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, – гуманитар йөкне җыюда катнашкан барлык балтачлыларга чын күңелдән рәхмәтлемен».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International