Ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре – депутатлар контролендә

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе, 17:52

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Казанның берничә ишегалдында булдылар, анда ремонт эшләренең барышы белән таныштылар һәм төзекләндерү программаларының гамәлгә ашырылуы турында фикер алыштылар.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы урынбасары Илназ Сибгатов, идарәче компания вәкилләре Казанның 11 нче микрорайонындагы ишегалларын төзекләндерүнең барышы белән танышты.

Ремонт эшләре «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында бара. Ишегалларында тротуарлар ремонтланган, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган.

«Без бүген Завойский, Фучик һәм Кол Гали урамнары киселешендәге микрорайонны карадык. «Безнең ишегалды» программасы буенча 15 йорт территориясе төзекләндерелде. Яңа яктырту баганалары куелды һәм машина кую өчен өстәмә урыннар барлыкка килде. Шулай ук 11 спорт һәм 12 балалар мәйданчыгы булдырылды. Идарәче компанияләр көче белән Кол Гали  урамындагы 9/95 нче йортта яңа футбол мәйданчыгы төзелде.  Моннан тыш, биредә урнашкан өч балалар бакчасында яңа тротуарлар төзелде», – дип сөйләде Илназ Сибгатов.

«Бу программаның  булуы бик мөһим, чөнки 80 нче елларда бу йортлар шулкадәр ташландык хәлгә килгән иде һәм алар хәзер ничек үзгәрә, бу барыбызга да – өлкәннәргә дә, балаларга да шатлык китерә. Хәзер безнең балалар тыныч кына ишегалдына чыга, шөгыльләнә, шуа ала. Республика, шәһәр, район хакимияте һәм идарәче компания җитәкчелегенә зур рәхмәт. Хәзер безнең ишегалларында бәйрәмнәр уза, бу кешеләрне берләштерә», – дип үз фикерләре белән уртаклашты шул йортларның берсендә яшәүче Марина Зиннәтуллина.

Радмир Тазов  әле ремонт эшләре барган ишегалдында яши.

«Элек ишегалды иске, пычрак иде, без башка ишегалларына йөрдек, анда яхшырак иде.  Хәзер менә яңа ишегалды, без монда гына уйныйбыз», – дип сөйләде Радмир һәм барыннан да бигрәк спорт мәйданчыгының төзелеп бетүен көтүен әйтте.

5 ел эчендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарында 701 күпфатирлы йортны үз эченә алган 453 ишегалды ремонтланган, балалар һәм спорт мәйданчыклары, каты көнкүреш калдыклары өчен зоналар төзекләндерелгән, яктырту өчен өстәмә терәкләр, утыргычлар урнаштырылган.

2026 елга Вахитов һәм Идел буе районнарында 113 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылган, бу 156 күпфатирлы йорт, дип планнары белән уртаклашты район башлыгы урынбасары.

«Безнең ишегалды» программасы 2020 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан – ТР Рәисе) кушуы буенча эшли башлады. Ул торак йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча «Бердәм Россия» идеясен хуплады һәм партиягә йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында фикер алышырга кушты.

«Безнең ишегалды»  программасы гамәлдә булган чорда республикада 5174 ишегалды төзекләндерелде, шуларның яртысыннан артыгы Казанда.  Әлеге программа 2 миллионнан артык кешене колачлаячак һәм республикада 7-8 мең ишегалды ремонтланачак. Бу бик зур программа, бу бик зур адым», – дип белдерде Андрей Егоров.

Ольга Воронова  әйтүенчә, «Бердәм Россия»  өчен төзекләндерү мәсьәләсе бик мөһим. Ул 10 ел элек, Татарстанда паркларны, скверларны һәм яр буйларын тәртипкә китерү, җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасыннан башланган иде.

«Без әлеге вакыт эчендә күпме эш башкарылганын күреп гаҗәпләнәбез. Саннар буенча 10 ел эчендә бик күп җәмәгать урыннары төзекләндерелгән, аннары иҗтимагый киңлекләрне реконструкцияләү программасы нәтиҗәләре буенча «Безнең ишегалды»программасы эшли башлады. Ул 6 нчы ел гамәлгә ашырыла, һәм без бүген сезнең белән бу көннәрдә төзекләндерү эшләре барган   ишегалларының карап хозурланабыз», – дип ассызыклады Дәүләт Советы депутаты.

Ольга Воронова фикеренчә – иң мөһиме –  бу эшләрне халыкның ничек бәяләве.

«Кешеләр республикага, Рәискә, мэрга, депутатларга, җәмәгатьчелеккә, битараф булмаган кешеләргә әлеге программаның эшләве, Казанның һәм республиканың һәр почмагында төзекләндерелүе өчен рәхмәт белдерә. Шуңа күрә «Бердәм Россия» партиясе үзенең барлык бурычларын нәкъ менә шушы юнәлештә куйды, һәм алар «Шәһәр мохите» федераль партия проектына да, «Бердәм Россия»нең халык программасына да кертелгән», – дип белдерде депутат.

Ольга Воронова шулай ук партия алдында торган төзекләндерү планнары турында сөйләде.

«Киләсе программа Раис җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла башлады инде, бу  – коммуналь челтәрләр. Бу да безнең халык өчен бик мөһим, чөнки торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре һәрвакыт сизгер. Республика Рәисе бу проблемаларны күрә, аларны халык белән дә, хакимият органнары белән дә хәл итә», – дип сүзен йомгаклады ул.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International