Светлана Захарова «Әкият терапиясе» хәйрия проектына кушылды

2025 елның 12 сентябре, җомга, 11:17

Казанда «Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йортында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе проекты кысаларында чираттагы «Әкият терапиясе» сеансы узды. Кечкенә пациентлар өчен Корней Чуковскийның «Доктор Айболит» әсәрен Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова укыды.

«Әкиятләр безнең тормышта зур роль уйный. Алар безне өйрәтеп кенә калмый, билгеле бер уңай кәеф тә тудыра, – диде Светлана Захарова. – Барыгызның  да тизрәк савыгып үз өегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга кайтуларын телим».

«Гаилә бергә» хәйрия фондының Гаилә йорты – балалары Республика балалар клиник хастаханәсенең онкология, реанимация һәм тернәкләндерү бүлекләрендә дәваланучы гаиләләр өчен уникаль йорт.  «Әкият терапиясе» – республика балалар клиник хастаханәсендә озак һәм катлаулы дәвалануда булган кечкенә пациентларга психологик һәм эмоциональ ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проект.

«Әкият терапиясе» проектын гамәлгә ашыру инициаторы – Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе. Һәр әсәр тәҗрибәле психологлар тарафыннан җентекләп сайлап алына һәм балалар өчен яраклаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International