Депутатлар округларда

2025 елның 12 сентябре, җомга, 13:08

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика районнарындагы социаль объектларны барып күрде, ишегалды бәйрәмнәрендә кунакта булды һәм район, шәһәр Советлары сессияләрендә катнашты.   

12 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте. Депутатка Яшел Үзән районының Соловьевка авылында яшәүче Александр Тарасов үз торак пунктларына юл салу мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Гражданнарны кабул итү кысаларында шулай ук «Хезмәт ветераны» исеменә кагылышлы мөрәҗәгать каралды. 

12 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Усманов Түбән Кама районы Советының һәм дүртенче чакырылыш шәһәр советының йомгаклау сессиясендә катнашты, анда 5 еллык эшкә йомгак ясады. Биш ел эчендә муниципаль депутатлар 163 сессия үткәргән һәм 690 карар кабул иткән. Парламентарийлар норматив актларны тәңгәлләштергәннәр, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруда, хәйрия акцияләрендә катнашканнар, халыкка ярдәм күрсәткәннәр. Эш барышында 2,5 меңнән артык гражданнарны кабул итү үткәрелгән, 10 меңгә якын мөрәҗәгать каралган.

11 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Александр Лившиц Казанның 182 нче политехник лицеенда булды, анда педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. «Яңа уку елыннан без уртак һөнәри юнәлеш бирү проектын башлап җибәрәбез – лицей, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Казан дары заводы арасында чын күпер булдырабыз, – дип билгеләп үтте Александр Лившиц. – Айга бер тапкыр махсус җиһазландырылган сыйныфларда дәресләр уздырачакбыз, дәресләр кысаларында сез химия һәм химик технологияләр нигезләрен өйрәнеп кенә калмыйча, җитештерү бурычларын хәл итү белән дә таныша алачаксыз».

11 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Советы депутатлары Айдар Таһиров һәм Фәнил Баһаветдинов эш сәфәре белән Кайбыч районында булдылар, анда Зур Кайбыч авылындагы Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелган «Җиңү танкы» мемориалын ачылуга багышланган минтингта катнаштылар. Шул ук көнне депутатлар Корноухово авылында Дан орденының тулы кавалеры Иван Субботинга бюст ачуда катнаштылар.

11 сентябрьдә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Ирина Терентьева Яшел Үзән районына эш сәфәрендә булды, анда район һәм шәһәр советларының берләштерелгән сессиясендә катнашты. Утырышта 14 сентябрьдә узачак республика Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларны оештыру, ягу сезонына әзерлек һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 

10 сентябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Теләче районына барды, анда район башлыгы Айрат Фәтхуллин белән бергә махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар коллонна оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышты. Депутат район халкына гуманитар ярдәм җыюда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

10 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан шәһәренең Совет районы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты. Утырышта Совет районының соңгы биш елдагы эшенә йомгак ясалды, районның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре һәм якындагы елларга үсешнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән илкъләм проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

10 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов эш сәфәре белән Лениногорск районына барды, анда ул А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты — КАИның Лениногорск филиалы хезмәт коллективы һәм студентлары белән очрашты. 5 сентябрьдә Рәгать Хөсәенов Лениногорскида Россия Кара диңгез флотының «Адмирал Макаров» фрегаты командованиесе белән берлектә махсус хәрби операция зонасында булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты. 2 сентябрьдә депутат эш сәфәре белән Баулы районында булды, анда ул гражданнарны кабул итте, Баулы районы эшмәкәрләре белән очрашуда катнашты, шулай ук Николашкино һәм Покро-Урыстамак авыллары халкы белән очрашты.

10 сентябрьдә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова Лаеш районының Габишево бистәсендә «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча төзелгән авыл клубын карады. Биредә социаль инициативалар һәм волонтерлык, мәгариф, авыл җирлекләрен үстерү, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. «Бүген Татарстанда халыкның иминлеген арттыруга һәм төбәкне үстерүгә юнәлдерелгән илкүләм проектлар, федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла», - дип сөйләде Ольга Воронова.

10 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Кукмара районына барды, анда ул киез итек комбинатының хезмәт коллективы белән очрашты. Шулай ук аның катнашында Кукмара районының Олы Сәрдек һәм Саба районының Шәмәрдән авылларында гражданнар җыеннары узды. «Бу чаралар районнарның соңгы еллардагы социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясауга һәм алдагы чорга бурычларга багышланган иде. Халык белән очрашулар барышында территорияләрне төзекләндерү һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды», – дип билгеләп үтте депутат.

10 сентябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районына барды, Җәмәк авылында клуб ачу тантанасында катнашты. Бинада китапханә, 50 кешелек тамаша залы һәм репетицияләр өчен бүлмә булган заманча клуб урнашкан. Ачылу тантанасында әлеге социаль әһәмияткә ия объектны төзүдә һәм аның территориясен төзекләндерүдә актив катнашкан төзүчеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

9 сентябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның мәгълүмати технологияләр көллиятендә булды. Студентлар һәм укытучылар составы белән очрашу вакытында Дәүләт Советы Секретаре республикада гамәлгә ашырыла торган масштаблы төзекләндерү программаларын тормышка ашыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Лилия Маврина ишегалларын, автомобиль юлларын ремонтлау һәм спорт инфраструктурасын модернизацияләү буенча дәвам итә торган эшләр турында сөйләде. Бу проектлар, Лилия Маврина әйтүенчә, турыдан-туры кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. "Татарстанның киләчәге сезнең энергиягезгә, белемегезгә һәм инициативаларыгызга бәйле. Республика яшьләрнең үз-үзләрен  табу өчен шартлар тудыруга, аларның стартапларына һәм проектларына ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Сезнең сыйфатлы белем алу гына түгел, шәһәр һәм район тормышында актив катнашуыгыз, үз идеяләрегезне тәкъдим итүегез мөһим», – дип мөрәҗәгать итте студентларга Лилия Маврина.

9 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында «Татнефть» компаниясе профсоюзы оештырган күргәзмәдә булды, анда «Татарстан газиз туган як» иҗат конкурсы финалистларының эшләре тәкъдим ителде. Традиция буенча конкурс ике номинация буенча үткәрелде: «Рәсем һәм графика» һәм «Гамәли сәнгать».

«Мондый конкурслар үткәрү һәр хезмәткәрнең иҗади потенциалын ачарга, үзеңне һөнәри яктан гына түгел, сәнгать аша да күрсәтергә мөмкинлек бирә. Предприятиеләребездә талантлы кешеләрнең ни дәрәҗәдә эшләвенә тагын бер тапкыр инандым. Һәрбер эш уникаль һәм кабатланмас»,  – дип билгеләп үтте Елена Кузьмичева.

9 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның Яңа Савин районында торак мәсьәләләре буенча халыкны кабул итте.

6 сентябрьдә Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә өченче тапкыр «Урам тәэсирләре» Бөтенроссия урам мәдәнияте, сәнгате һәм спорт фестивале узды. Фестивальдә катнашучыларны һәм кунакларны Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сәламләде. 400дән артык катнашучы брейкинг, воркаут, паркур, трюк самокаты, флорбол, хип хоп һәм башка юнәлешләрдә көч сынашты. Ярышларның хөкемдарлары Россия Федерациясе спорт мастерлары һәм кандидатлары, 2024 елгы БРИКС уеннары җиңүчеләре, Россия һәм халыкара ярышлар чемпионнары иде. «Без республикабызның, шәһәребезнең ничек үсүен күрәбез. Балаларыбыз үз сәләтләрен уңайлы шартларда күрсәтә алсын өчен, көннән-көн бездә иҗтимагый киңлекләр һәм төзекләндерелгән ишегаллары барлыкка килә», – дип басым ясады  Ольга Воронова.

6 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Әлмәт районына эш сәфәрендә булды, анда ул нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

5 сентябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм финанс комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов Лениногорск районына эш сәфәре белән барды, анда махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча киңәшмәдә катнашты.

5 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Бөгелмә районына эш сәфәре кысаларында Казан-Богородицкий монастырен төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International