Рәсим Баксиков «Добрино» Бөтенроссия форумында катнашты

2025 елның 12 сентябре, җомга, 16:11

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков бу көннәрдә 9-14 сентябрьдә Ханты-Мансийск шәһәрендә уза торган «Добрино» гражданлык җәмгыятен үстерү Бөтенроссия форумы чараларында катнаша. Форумда катнашучылар коммерциячел булмаган секторның тотрыклылыгын арттыру, кадрлар потенциалын үстерү, хезмәт һәм социаль җаваплылык аша гражданлык җәмгыятен тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышалар.

Форум кысаларында Рәсим Баксиков «Ватанга хезмәт итү» мотивацион дискуссиясе мәйданчыгында чыгыш ясады, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» чараларында катнашты.  Депутат үзе теләп  остазлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче егетләр белән аралашты. Рәсим Баксиков волонтерларга бу авыр хезмәтне сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.  «Сез һәм мин, төрле яшьтә булуыбызга һәм эшчәнлек төренә карамастан, асылда уртак эш белән шөгыльләнәбез – хезмәт итәбез. Бу хезмәт итүнең формалары гына төрле», – диде Рәсим Баксиков.

«Добрино» форумында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган һәм иҗтимагый оешмаларның биш йөздәндән артык вәкиле «Коммерциячел булмаган оешмаларның тотрыклылыгы һәм нәтиҗәлелеге», «Хезмәткә өйрәтү» һәм «Иреклеләр эшчәнлеген оештыручы» кебек юнәлешләр буенча катнаша.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International