Дәүләт Советы депутатлары Бердәм тавыш бирү көнендә катнаша

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе, 10:57

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда бердәм тавыш бирү көне уза. Сайлауларда республика халкы Татарстан Рәисен сайлаячак. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

Дәүләт Советы депутатлары сайлауларда актив катнаша. Беренчеләрдән булып сайлау участогына тормыш иптәше белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев килде. Профильле комитет рәисе урынбасары Спас районының Болгар шәһәрендәге 2543нче сайлау участогында тавыш бирде.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Яр Чаллы шәһәренең 1нче мәктәбендә тавыш бирде. «Сайлауларга без гадәттәгечә бөтен гаилә белән йөрибез, – дип сөйләде ул, – рәхәтләнеп укытучылар белән очраштык һәм аралаштык. Кәефебез яхшы, икътисадый үсешнең һәм республика иминлегенең яңа «бишьеллыгына» аяк басабыз, киләчәктә дә Татарстан иминлеге өчен бердәм командада эшләргә әзер. Дөрес курс белән фәкать алга  барабыз».

Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе рәисе Елена Кузьмичева Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты. «Профсоюз активистлары сайлау комиссияләре эшендә һәм сайлау участокларында күзәтүчеләр сыйфатында катнаша,  – дип белдерде Елена Кузьмичева, – тавыш бирү – безнең гражданлык бурычыбыз һәм мактаулы хокукыбыз. Безнең яраткан республикабызның һәм бөтен Россиянең ничек үсәчәге алдагы сайлаулар нәтиҗәләренә бәйле. Әйдәгез, бүген үзебез өчен генә түгел, барыннан да элек балаларыбыз өчен  – алар үз республикалары өчен горурлык хисе һәм киләчәгебезгә ныклы ышаныч белән үссеннәр өчен сайлыйк».

Елена Кузьмичева билгеләп үткәнчә, һәр тавыш киләчәкне формалаштыру өчен мөһим. «Бу регион үсешенә өлеш кертү, безгә якын булган кыйммәтләрне сакларга  ярдәм итү. Сайлау участокларына гаиләләрегез белән бергә килегез. Бу көн барыбыз өчен дә чын бәйрәм булсын», – дип мөрәҗәгать итте ул татарстанлыларга.

Бердәм тавыш бирү көнендә Дәүләт Советы депутаты Мәгъсүм Сәлахов та катнашты. «Һәркемнең актив гражданлык позициясе республикабызның киләчәге өчен мөһим», – дип басым ясады депутат.

Дәүләт Советы депутаты Руслан Йосыпов Казанның 42нче мәктәбендә урнашкан 330 нчы сайлау участогында тавыш бирде. «Барыгызны да сайлау участокларына килергә һәм йөрәгегез белән тавыш бирергә чакырам, бу мөһим вакыйганы игътибарсыз калдырмагыз",-дип билгеләп үтте үзенең телеграмма-каналында Руслан Йосыпов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International