Марат Әхмәтов "Сайлауга барыбыз да киләчәк өчен тавыш бирәбез дип киләбез”

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе, 13:45

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларда тавыш бирде. Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ - КХТИ) бинасында урнашкан 55нче сайлау участогына Марат Әхмәтов хатыны Миләүшә Рәшит кызы белән килде.

«Бүгенге сайлауга күпчелек ватандашларыбыз республикабызның данлы үткәненә горурланып, бүгенге казанышларына сөенеп килгәннәрдер дип уйлыйм. Чыннан да Татарстан – илнең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Безнең көчле икътисадыбыз бар, ул халкыбызның тормыш-көнкүрешен, аның мәнфәгатьләрен кайгыртып, яшәү шартларын камилләштерү өчен бик зур мөмкинлекләр бирә. Моңа өстәп әйтергә кирәк, безнең тату, матур гаилә булып, үз кыйбласын саклап яши торган һәм киләчәккә ышанычын беркайчан да югалтмаган күпмилләтле халкыбыз бар. Сайлауга барыбыз да киләчәк өчен тавыш бирәбез дип киләбез. Мин республикабызның киләчәге матур булуына ышанам», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары әйтүенчә, бүген татарстанлылар республика Рәисен һәм муниципаль берәмлекләргә депутатларны сайлый. Безгә Татарстанда яшәүче һәр кешенең мәнфәгатьләрен кайгыртып, проблемаларын хәл итә алырлык көчле команда туплау мөһим диде Марат Әхмәтов. «Республикабызда идарә даирәләре, нинди дәрәҗәдә булуга карамастан, бер зур идарә структурасы – Рәис командасына туплана, – диде Марат Әхмәтов. – Безнең җирле узидарә органнарна сайлаулар – ул шулай ук бик әһәмиятле вакыйга, чөнки сайланачак депутатлар – халыкка иң якын, алар белән көн саен күрешеп, язмышы белән кызыксынып, кайгыртып яши торган кешеләр. Шуңа да без ике баскычлы идарә структурасын саклап калырга тырыштык. Муниципаль берәмлекләрдә җаваплы, халык язмышы белән яши торган кандидатларны депутат итү мөһим».  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International