Лилия Маврина: «Мин көчле республиканың көчле лидеры өчен тавыш бирдем»

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе, 14:07

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Бердәм тавыш бирү көнендә катнашып, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашты. Дәүләт Советы Секретаре Казанның 27 нче гимназиясендә урнашкан 61 нче участогында үз тавышын бирде.

«Барлык татарстанлылар да үз республикаларын яраталар дип ышанам. Без Татарстанның казанышлары белән горурланабыз. Бездә йортлар, юллар, социаль объектлар төзелүгә һәм ремонтлануга күнеккәннәр. Скверлар һәм бульварлар барлыкка килә. Моның дәвам итүе бик мөһим, – диде Лилия Маврина. – Татарстанда барысы да кешеләр өчен һәм кешеләр турында кайгыртып эшләнә. Киләчәктә дә һәр татарстанлының үзен уңайлы хис итүе бик мөһим. Шуңа күрә мин сайлау участогына килдем һәм көчле республиканың көчле лидеры өчен тавыш бирдем».

Дәүләт Советы Секретаре искәрткәнчә, Татарстанда бүген шулай ук муниципаль депутатлар, шул исәптән Казан шәһәр Думасына сайлаулар уза. «Башкалабызның, гүзәл Казанның киләчәгенә дә без битараф  түгел. Без лаеклы кандидатларны сайларга тиеш»,  –  дип басым ясады Лилия Маврина.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International