Дамир Нургалиев: «Гадәттә бөтен гаилә белән тавыш бирәбез»

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе, 16:17

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев Татарстан Рәисен һәм республика җирле үзидарәсенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Сайлау участогына ул гаиләсе белән килгән.

«Гадәттәгечә  без – Нургалиевлар сайлау участогына гаилә белән, республикабызның киләчәген сайлау, яраткан Казаныбызның үсеш юнәлешен билгеләү өчен  килдек. Бу ел уникаль, чөнки җәмәгатьчелек фикере һәм яшьләр сәясәте лидерлары регионның сәяси тормышында актив катнаша башлады: кемдер җәмәгать күзәтүчесе, кемдер, хәтта, кандидат та», –  дип билгеләп үтте Дамир Нургалиев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International