Лилия Маврина яңа гына эшли башлаган дәүләт хезмәткәрләре өчен семинар үткәрде

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:06

Бүген Дәүләт Советының кече залында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрүче дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары аппаратлары хезмәткәрләре белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.

Лилия Маврина курсларда катнашучыларга Дәүләт Советының закон чыгару эшчәнлеге, законнарны карау этаплары, депутатларның сайлау округларындагы эше турында сөйләде. Дәүләт Советы Секретаре халыкның тормыш сыйфатын күтәрү өлкәсендә хокукый гарантияләрне тәэмин итүдә республика парламентының зур ролен ассызыклады.

Лилия Маврина дәүләт хезмәткәрләренең гражданнарга мөрәҗәгатьләр белән эшләү аспектларына аерым игътибар бирде. Дәүләт Советы Секретаре билгеләп үткәнчә, халыкның хакимият органнарына ышанычы ведомство хезмәткәрләренең кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүләренә һәм гозерләрен хәл итә алуларына бәйле. «Сез дәүләт хезмәтенә килдегез, һәм бу зур җаваплылык, - дип ассызыклады Лилия Маврина. – Сез республикабызда яшәүче һәр кеше үзен уңай хис итсен дип, тормыш шартларын яхшырту өчен эшләргә тиеш».

Бүген курсларны тыңлаучылар Татратсан Дәүләт Советының профильле комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге белән танышты. Лекциядән соң алар өчен парламент бинасы буйлап экскурсия уздырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International