Парламентның профильле комитетлары Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Премьер-министры вазыйфасына хуплады

2025 елның 19 сентябре, җомга, 14:13

Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар, Мкътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетларының уртак утырышында Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү мәсьәләләре каралды. Уртак утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Алексей Песошин кандидатурасын республика Премьер-министры вазыйфасына килештерү өчен Татарстан Рәисе Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. «2017 елдан Алексей Песошин Татарстан Премьер-министры вазыйфасын башкара. Үзен энергияле, максатчан һәм югары профессиональ җитәкче итеп күрсәтте, – дип ассызыклады Әсгать Сәфәров.  – Алексей Валерьевич үзенең катлаулы шартларда җитәкчелек итә алуын кат-кат исбатлады. Аның хакимиятнең барлык органнары һәм структуралары белән конструктив диалог төзи белүен аеруча билгеләп үтәсем килә. Бу Татарстанның стратегик өстенлекләренә җавап бирә торган карарлар эшләргә мөмкинлек бирә».

«Рөстәм Миңнехановның командасы бик көчле. Һәм бу командада төп звено, Һичшиксез, Премьер - министр», –  дип басым ясады  Юрий Камалтынов.

Бүген парламент комитетларының уртак утырышында әлеге комитетлар өчен профильле юнәлешләр белән җитәкчелек итүче вице-премьерлар кандидатуралары килештерелде. Аерым алганда, парламентарийлар ТР Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасын, шулай ук республика Премьер-министры урынбасарлары вазыйфасына Ләйлә Фазлыева, Роман Шәйхетдинов, Олег Коробченко һәм Мидхәт Шаһиәхмәтов кандидатураларын хупладылар.

Премьер-министр һәм республика вице-премьерлары кандидатураларын килештерү буенча карар Дәүләт Советының уникенче утырышында кабул ителәчәк.

Хәзерге вакытта утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International