Ринат Садыйков кандидатурасы парламентның профиль комитетлары тарафыннан республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 14:20

Республика Премьер-министры вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасы бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларының уртак утырышында хупланды. Бүген парламентарийлар аның урынбасарлары кандидатураларын килештерделәр. Ринат Садыйков шулай ук профильле комитетлар әгъзалары тарафыннан республика вице-премьеры вазыйфасына килештерү өчен тәкъдим ителде.

Комитетларның уртак утырышын ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советын килештерүгә Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү турында тәкъдимнәр керткән. 

Алексей Песошин кандидатурасын Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте. «Алексей Песошинның төп мәсьәләләрнең асылын тирәнтен аңлавы Татарстан Хөкүмәтенә социаль-икътисадый үсеш, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәнәгатьне үстерү, Татарстан территориясендә иминлекне тәэмин итү бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә», - дип ассызыклады Әсгать Сәфәров.

Бүген үк комитетларның уртак утырышында республика Премьер-министры урынбасарлары вазыйфасына Васил Шәйхразиев, Шамил Гафаров, Марат Җәббаров, Равил Әхмәтшин һәм Ринат Садыйков кандидатуралары килештерелде.

Ринат Садыйков ротация тәртибендә (Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә) Фәнил Әһлиуллинны алыштырачак һәм Татарстанның Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яңа куратор итеп билгеләнәчәк. «Фәнил Әһлиуллин Луганскта үз бурычын үтәде, ул республикага кайта. Аның урынына Ринат Садыйков кандидатурасын килештерергә тәкъдим итәм, – дип белдерде Әсгать Сәфәров. – Аның дәүләт органнарында эшләү тәҗрибәсе бар, һәм ул Татарстан шефлыкка алынган Лесичанск һәм Рубежное шәһәрләрендәге бурычларны хәл итүгә ярдәм итәр дип уйлыйм».   

Премьер-министр һәм республика вице-премьерлары кандидатураларын килештерү буенча карар Дәүләт Советының уникенче утырышында кабул ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International