Ринат Садыйков кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына килештерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга, 16:04

Ринат Садыйков кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү өчен килештерелде. Яңа вазыйфасында ул Татарстан шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Моңа кадәр Ринат Садыйков Татарстанның яшьләр эшләре министры вазыйфасында иде.

Парламент утырышында кандидатураны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте. "Ринат Наил улының Татарстан Премьер-министры урынбасары вазыйфасындагы турыдан - туры бурычларына Луганск халык республикасында Татарстан шефлыкка алган  шәһәрләрнең инфраструктурасын торгызу мәсьәләләре керәчәк, - дип ассызыклады Алексей Песошин. – Ринат Садыйковның дәүләт хакимияте органнары системасында оештыру тәҗрибәсе зур, шулай ук шефлыкка алынган территорияләрнең хакимият органнары белән эшлекле элемтәләре бар».

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, яшьләр эшләре министры вазифасындагы эшчәнлеге кысаларында Ринат Садыйков берничә тапкыр махсус хәрби операция уздыру зонасына барган. “Ринат Наил улы тәҗрибәсе Татарстан шефлыгындагы территорияләрдә кичектергесез гуманитар бурычларны оператив хәл итү һәм ремонт-торгызу эшләрен оештыру максатында дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм иҗтимагый оешмалар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирер дип ышанам", - дип басым ясады Алексей Песошин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International