Альберт Хәбибуллин: “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтне кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе булып кала”

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе, 17:35

Бүген КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитетының күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт системасында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен карадылар, шулай ук муниципаль хезмәт турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үткәрде.

Утырыш башланыр алдыннан парламентарийлар КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов озатуында югары мәктәп кабинетларын карадылар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту программасы белән таныштылар.    

Кадрлар мәсьәләләре буенча профильле комитет утырышында җентекләп фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов билгеләп үткәнчә, бүген республика хакимият органнары коллективлары – профессионалларның зур командасы. "Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең гомуми саны 11,5 меңнән артык кеше тәшкил итә, - дип билгеләп үтте Александр Белов. - Гадәттәгечә хезмәттә хатын-кызлар күбрәк – дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең дүрттән өч өлешеннән артыгы хатын-кызлар.  Хезмәткәрләрнең 90% тан артыгы югары белемле. Аларның яртысыннан артыгы юридик һәм икътисадый юнәлешләр буенча белем алган. Хезмәткәрнең уртача яше – 42,5 яшь".

Республика хакимияте органнарында персонал белән идарә итү стратегиясе, Александр Белов әйтүенчә, ТР Рәисенең ТР Дәүләт гражданнар хезмәтен үстерүнең төп юнәлешләре турындагы Указы һәм «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтне үстерү» дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстанда кадрлар проектлары да гамәлгә ашырыла – хезмәткәрләрне кабул итүдән, адаптацияләүдән һәм реестрлар алып барудан алып укытуга, үстерүгә, шулай ук идарәчеләрнең кадрлар резервларын формалаштыруга кадәр.

Дәүләт хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләгәндә, Александр Белов билгеләп үткәнчә, алар вазыйфаларны биләгән өчен дәгъва кылучыларга карата билгеле бер таләпләрдә, хезмәткә керүнең махсус тәртибендә һәм хезмәткәрләр өчен закон белән билгеләнгән катгый чикләүләр һәм тыюлар системасында, шул исәптән коррупциягә каршы характерда да чагыла. «Сайлап алганда хакимият органнары формаль квалификация таләпләренең булган системасын исәпкә алырга тиеш", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе.

Александр Белов әйтүенчә, югары белем булу зарурлыгыннан тыш, күпчелек вазыйфалар буенча белем дәрәҗәсе магистратурадан түбән булмаска тиеш. Кандидатка һөнәри белемнәре, цифрлы һәм аналитик күнекмәләре булу мөһим. Шулай ук ул дәүләт хезмәтенә керүнең өстенлекле формасы булып конкурс нигезендә сайлап алу тора, дип аңлатты. «Кадрлар составын формалаштыруда кадрлар резервлары, шул исәптән “Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервы" проекты да үз ролен башкара, – дип басым ясады  Александр Белов.  – Бүген бу «запаслар эскәмиясе» генә түгел, мотивацияле кешеләр өчен үз проекты аша Татарстан үсешенә үз өлешләрен кертү өчен менә дигән мөмкинлек тә».

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда катнашкан депутатлар Евгений Солтанов, Камил Гыйлманов һәм Альберт Хәбибуллин дәүләт хезмәткәрләрен кызыксындыру чаралары, ясалма интеллектның аларның хезмәтен җиңеләйтү мөмкинлекләре, дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе белән кызыксындылар.

Парламентарийларның сорауларына җавап биреп, Александр Белов хезмәткәрләр өчен тотрыклылык, арттырылган отпуск һәм тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә махсус өстәмә булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул ясалма интеллект дәүләт хезмәткәрләре өчен ярдәмче корал гына булып торуын, ә Татарстан Республикасы дәүләт структуралары хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе Идел буе федераль округының башка регионнарындагы шундый ук күрсәткечләрдән югарырак булуын әйтте.

Фикер алышуга йомгак ясап, Альберт Хәбибуллин ТР муниципалитетлары өчен кадрлар мәсьәләсен хәл итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. “Бу тема бик актуаль, күптән түгел муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнарына сайлаулар узды, һәм җирле дәрәҗәдә кадрлар белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе булып кала",  – дип белдерде Альберт Хәбибуллин.

Бүген үк комитет утырышында Муниципаль хезмәт турында ТР кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды, ул «Кече Ватан – Россия көче» икенче Бөтенроссия муниципаль форумы кысаларында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән очрашу нәтиҗәләре буенча Россия Президенты Владимир Путинның йөкләмәләре исемлегенә туры китереп эшләнгән. Россия Федерациясе субъектларына махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен муниципаль хезмәткә керү өчен шартлар тудырырга тәкъдим ителә.

Хәзерге вакытта республикада эшләп килүче «Батырлар. Татарстан геройлары» дип аталган кадрлар программасы махсус хәрби операция ветераннарына һәм СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә, дәүләт һәм муниципаль идарә системасында аларның карьера үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Проектта республиканың 1600дән артык кешесе катнашты. Махсус хәрби операциядә катнашкан 45 кеше сайлап алынды.

Законны кабул итү махсус хәрби операция ветераннарның һәм СВОда  катнашучыларның мөмкинлекләрен муниципаль идарә системасында файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International