Рәгать Хөсәенов: "Татарстан предприятиеләре продукциясенә ихтыяҗ булган яңа базарларны үзләштерергә кирәк”

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе, 17:13

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруның хокукый һәм оештыру нигезләре турындагы контроль мәсьәләне карадылар. Моннан тыш, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Комитет утырышында конкурентлыкка сәләтлелекне арттыру турындагы төп доклад белән сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Надир Закиров чыгыш ясады. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, заманча икътисадый чакырулар һәм яңа логистик чылбырлар формалаштыру шартларында эчке һәм тышкы базарларда үзебезнең җитештерүчеләрнең позицияләрен ныгыту бурычы аеруча актуаль булып кала. "Татарстан Республикасы, экспортны арттыру һәм импортны алыштыру өчен зур потенциалга ия булып, региональ җитештерүчеләрнең конкурентлык сәләтен арттыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын гамәлгә ашыра, – дип басым ясады сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары.

Җирле җитештерүчеләрнең товарларын һәм хезмәтләрен алга сөрү инструментлары турында сөйләгәндә, Надир Закиров «Тәэмин итүче көне» проектын билгеләп үтте, ул җитештерүчеләр һәм сәүдә челтәрләренең үзара хезмәттәшлеге өчен, шулай ук җитештерүче тарафыннан үз продукциясен сәүдә вәкилләренә турыдан-туры тәкъдим итү юлы белән эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен уникаль платформа булып тора.  «2024 һәм 2025 елларда бу чарада «Магнит», «Леман ПРО» һәм «Мегастрой» кебек сәүдә челтәрләре катнашты, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.  

Халыкара хезмәттәшлекне, республика һәм чит ил компанияләренең эшлекле элемтәләрен киңәйтү максатында республикада бизнес-миссияләр, чит ил компанияләре белән очрашулар, «Сәүдә вәкиле белән сәгать» форматында онлайн-очрашулар уздырыла. Татарстан эре халыкара икътисадый форумнарда актив катнаша. «2025 елның 8 аенда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча Татарстан Республикасына 112 чит ил делегациясе визиты, чит ил партнерлары белән 85 очрашу, республика предприятиеләре катнашында видео-конференц-элемтә режимында 16 очрашу, делегацияләрнең 14 чит илгә визиты оештырылды», – дип сөйләде Надир Закиров.

Башкарыла торган эшнең нәтиҗәсе булып предприятиеләргә ярдәм күрсәтү һәм сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы товарларын экспортлау күрсәткечләренең артуы тора. 2025 елның 6 аенда предприятиеләр тарафыннан алынган экспортка ярдәм күләме 16 млрд сумнан артык тәшкил итте. Ярдәмнең нәтиҗәлелеге узган елда 35 процентка арткан һәм 1 сум дәүләт субсидиясенә 13,5 сум экспорт тәшкил иткән. Әлеге товарларның экспорт күләме 6 ай эчендә 15 процентка арткан.

Мәсьәлә буенча фикер алышуга күчеп, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев кайбер тәкъдимнәрне әйтте, алар, аның фикеренчә, федераль дәрәҗәдә хәл ителүне таләп итә. "Татарстан катлаулы машина төзелеше продукциясе җитештерә, әмма башка илләрдән китерелгән комплектлаучы детальләрнең сыйфаты яхшы түгел, бу әзер продукциянең конкурентлык сәләтен киметә. Чит ил комплектлаучы детальләр хисабына формалаша торган яңа базарлар тәэмин итүчеләр йөкләмәләрен үтәмәүдән интегә, бигрәк тә тәэмин итү сроклары өлешендә. Бу техника кулланучылар өчен җитди куркыныч тудыра, исәп-хисап схемалары бозыла һәм финанс югалтулар белән яный. Комплектлау детальләренең сыйфатын контрольдә тотуның дәүләт системасы кирәк, чөнки кайбер предприятиеләр әлеге проблемаларны мөстәкыйль хәл итә алмыйлар”, – дип белдерде Марат Галиев.

Депутат Артур Габделҗанов гомумфедераль сәүдә челтәрләренә чыгу өчен җирле товар җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү инициативасы белән чыкты.  Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасы депутатлары катнашында түгәрәк өстәл уздыру планлаштырыла, анда әлеге мәсьәләләр җентекләбрәк каралачак.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов комитетның алдагы утырышларында эксперт советы әгъзаларын активрак җәлеп итүне, махсуслаштырылган депутат эшче төркемен формалаштыруны һәм даими рәвештә турыдан-туры тармак вәкилләре белән очрашулар уздыруны теләде. “Тематиканы тирәнтен аңлау, региональ сәүдә вәкиллекләренең булган хокукый нормаларын һәм нәтиҗәлелеген анализлау, товар җитештерүчеләрнең үзләрен фикер алышуга җәлеп итү мөһим”, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Профильле комитет рәисе Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, конкурентлыкка сәләтлелекне арттыруның хокукый һәм оештыру нигезләре турындагы мәсьәләне комитет әгъзалары киләчәктә дә контрольдә тотачак. "Татарстан предприятиеләре продукциясенә күбрәк ихтыяҗ булачак яңа базарларны үзләштерергә кирәк, – дип басым ясады Рәгать Хөсәенов. – Бүген нинди тармакларның нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле булуын, безнең предприятиеләр өчен нинди товарларның актуаль булуын анализларга кирәк. Нәкъ менә шушы юнәлештә барлык профильле ведомстволар белән берлектә эш алып барылырга тиеш”.

Бүген комитет утырышында Рәгать Хөсәенов комитетның яңа әгъзасы – Яр Чаллыдагы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча яңа сайланган депутат Андрей Фомичевны тәкъдим итте. "Тәҗрибәле парламентарий, Дәүләт Советының бишенче һәм алтынчы чакырылышларында сайланды. Аның сәнәгать секторындагы зур тәҗрибәсе закон чыгару карарларын кабул итүнең нәтиҗәлелегенә ярдәм итәр дип ышанам”, – диде Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе.

Парламентарийлар шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар. Аерым алганда, закон проекты тарафыннан республика законында кулланыла торган «яшелчәчелек, бакчачылык» формулировкасы төгәлләштерелә. Закон проектында тәкъдим ителгән яңа формулировканың сизелерлек аермасы булып, бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлегенең гражданнар тарафыннан коммерцияле файдалану өчен түгел, ә нәкъ менә үз ихтыяҗлары өчен гамәлгә ашырылуын күрсәтү тора.

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International