Дәүләт Советында рәссам Илдус Мортазинның күргәзмәсе ачылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 08:27

Дәүләт Советында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия, Татарстан Рәссамнар берлеге һәм ЮНЕСКО каршындагы халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы Илдус Мортазин картиналары күргәзмәсе ачылды.

«Татар көйләре» экспозициясе туган якның матурлыгын, мәдәни һәм рухи байлыгын чагылдыра, эшләрнең күп өлеше республиканың күпмилләтле халкының мәдәни байлыгы турында сөйли.

Илдус Мортазинның иҗатында ат образы аерым урын алып тора. Ат тарихи, бәйрәм, романтик сюжетларга үрелгән һәм кеше тормышы һәм язмышы белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән.

Хәзерге вакытта рәссам безнең заман геройлары булган махсус операция сугышчылары, волонтерлар, гуманитар ярдәм җыю һәм илтеп тапшыру  белән шөгыльләнүчеләрнең портретлары сериясе өстендә актив эшли. Дәүләт Советындагы күргәзмәдә әлеге сериядән 4 эш тәкъдим ителгән.

«Рух археологиясе» һәм «үткәннең этнокультурасы» дип характерлый күргәзмәгә килүчеләрнең күбесе авторның эшләрен. Илдус Мортазин рәсемнәрен майлы буяу белән, классик рәсем сәнгате мәктәбе рухында яза.

Рәссам Илдус Мортазин 1964 елда ТАССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Чаллы шәһәрендә сәнгать училищесын тәмамлый. 1972 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши.

Илдус Мортазин – халыкара, бөтенсоюз, бөтенроссия, зона һәм төбәк күргәзмәләрендә катнашучы, республика һәм шәһәр күргәзмә-конкурсларында күп тапкырлар җиңүче һәм призер. Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесе, илебезнең сынлы сәнгатенә керткән өлеше өчен бронза медаль белән бүләкләнгән. 2022 елда Россия рәссамнар иҗат берлеге академиясе Илдус Мортазинга «Ел рәссамы» исемен биргән.

Илдус Мортазинның картиналары Мәскәү шәһәренең Көнчыгыш мәдәни үзәгендә, Казан шәһәренең сынлы сәнгать музеенда, Казан Кремле музеенда, Болгар музей-тыюлыгында, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Бакчасарай тарихи-мәдәни һәм археологик музей-тыюлыгында, Яр Чаллы шәһәренең картиналар галереясендә, Түбән Кама шәһәре музеенда, Әлмәт шәһәренең картиналар галереясында куелган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International