Рәсим Баксиковның депутат вәкаләтләре туктатылды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 10:58

Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиковның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.  Ул Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органына эшкә күчүгә бәйле рәвештә депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән булган.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бөтен депутатлар корпусы исеменнән Рәсим Баксиковка актив парламент эшчәнлеге, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар белән эшләве, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерде, шулай ук Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

«Бик җаваплы, тәртипле кеше, актив депутат, теләсә кайсы эшне башкарып чыгасына ышанам, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Үзенең депутат эшчәнлеге чорында халык белән күп очрашулар үткәрде, республикада бик хөрмәтле кеше».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International