Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертелә

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:29

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән закон белән республика законында кулланыла торган «яшелчәчелек, бакчачылык» формулировкасы төгәлләштерелә. Законда расланган яңа формулировканың сизелерлек аермасы булып бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлегенең гражданнар тарафыннан коммерция максатларында  файдалану өчен түгел, ә нәкъ менә үз ихтыяҗлары өчен гамәлгә ашырылуын күрсәтү тора.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, яңа терминология эшмәкәрләргә мөлкәти ярдәм күрсәтүнең бер формасына караган җир кишәрлекләренең хокукый режимын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирә. Хәзер бакча җирләре эшкуарларга мөлкәти ярдәм төрләре исемлегеннән төшереп калдырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International