Автомобиль юллары турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Элемтә операторларының һәм автомобиль юллары хуҗаларының хезмәттәшлеген оптимальләштерү, шулай ук элемтә инфраструктурасын үстерүне тизләтү, элемтә булу зоналарын арттыру, һәм, нәтиҗә буларак, юлларда элемтә хезмәт күрсәтүләренең сыйфатын яхшырту максатларында законга автомобиль юлларының бүленгән полосалары һәм юл буе полосалары чикләрендә элемтә линияләрен һәм элемтә корылмаларын урнаштыруны һәм эксплуатацияләүне хокукый җайга салуның аерым мәсьәләләрен төгәлләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр кертелә.

Моннан тыш, законда автомобиль юлларының бүленгән полосалары һәм юл буе полосалары чикләрендә, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы законнарда билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, шәһәр төзелеше эшчәнлеге хакындагы законнар нигезендә элемтә линияләрен һәм элемтә корылмаларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, шул исәптән аларны салу, күчерү, яңадан урнаштыру, аларны эксплуатацияләү мөмкинлеге бирелә.

Шулай ук элемтә линияләрен һәм элемтә корылмаларын урнаштыру максатларында автомобиль юлларының (хосусый автомобиль юлларыннан тыш) бүленгән полосалары чикләрендәге җир кишәрлекләреннән гавами сервитут шартларында файдалану мөмкинлеге дә карала.

«Тәкъдим ителгән үзгәрешләр элемтә инфраструктурасын үстерүне тизләтергә, өзлексез мобиль элемтә һәм Интернетка керү өчен шартлар тудырырга, шулай ук автомобиль юлларында машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», –  дип ассызыклады Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International