Социаль ярдәм алу өчен хезмәт ветераны кеременең иң чик күләме арта

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыра.

Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова аңлатып үткәнчә, республикада «Хезмәт ветераны» исеменә ия гражданнар ай саен акчалата түләүләр, элемтә хезмәтләренә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр, түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары алалар. «Хезмәт ветераны» исеменә ия татарстанлыларга социаль ярдәм чаралары республика бюджеты хисабына бирелә.

«Хәзерге вакытта бездә мохтаҗлык критерие бар, һәм мохтаҗлык критерие сыйфатында гражданның керемнәре күрсәткече кулланыла, ул 20 мең сумнан артмаска тиеш, – дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова. – 2025 елда, ел дәвамында якынча 133200 кеше ярдәм алыр дигән исәп белән,  әлеге чараларны гамәлгә ашыруга бюджеттан 3,7 млрд сум җибәрелде».

Тәкъдим ителә торган закон проекты белән 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 23 мең сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International