Махсус операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны муниципаль хезмәттә көтәләр

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:12

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль хезмәт турында ТР кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга муниципаль хезмәткә керү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра.

Закон проектын тәкъдим итеп, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, закон авыл җирлекләрендә вазыйфаларның югары һәм баш төркемнәре өчен белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләрен киметү, шулай ук муниципаль хезмәт яисә белгечлек буенча эш стажына карата кодекста билгеләнгән таләпләрне киметүне күздә тота.

Бүгенге көндә республикада «Батырлар. Герои Татарстана»  кадрлар программасы эшли, ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүгә, аларның дәүләт һәм муниципаль идарә системасында карьера үсеше өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Проектта республиканың 1 600дән артык кешесе катнашкан. Финалга махсус хәрби операциядә катнашкан 45 кеше сайлап алынган.

Закон махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм махсус хәрби операция ветераннарының потенциалын муниципаль идарә системасында файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International