Алексей Созинов Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:19

Алексей Созинов Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланды. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Дәүләт Советы утырышы тәнәфесендә Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда Алексей Созинов кандидатурасы даими нигездә комитет рәисе вазыйфасына сайлау өчен профильле комитет әгъзалары тарафыннан бертавыштан хупланды.

Алексей Созинов бу вазыйфада бүген Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнгән Светлана Захарованы алыштырачак. Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп билгеләнгәнче, Алексей Созинов Казан дәүләт медицина университеты ректоры вазыйфасын биләгән.

Алексей Созинов - медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты (бишенче, алтынчы һәм җиденче)  итеп сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International