Республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертелә

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:27

Бүген Татарстан Экология кодексына һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон белән экологик күзәтчелек өлкәсендә контроль вәкаләтләр төгәлләштерелә. 

Закон проектын тәкъдим иткәндә, экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков документ контроль органының контроль чаралар нәтиҗәләре буенча мәҗбүри таләпләрне бозуларны ачыклану турында күрсәтмәләрне контрольдә тотылучы зат белән үзара хезмәттәшлектән башка гына бирү вәкаләте беркетелүен билгеләп үтте.

«Агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр мондый күрсәтмәләрне контрольдә тотылучы зат белән үзара хезмәттәшлектән башка гына бирү тыелган иде. 1 гыйнвардан бу тыю гамәлдән чыгарылды, – дип билгеләде Александр Шадриков. – Хәзерге вакытта контроль органы мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтүләр ясау рәвешендә кисәтүләр куллана. Мондый кисәтүләр профилактик характерда була һәм бары тик таләпләрне үтәү өчен чаралар күрергә киңәш итә. Шул ук вакытта кисәтүләргә дәгъва белдерергә мөмкиннәр, нәтиҗәдә бу  контрольне акрынайта һәм аның нәтиҗәлелеген киметә. Кисәтүләрдән аермалы буларак, күрсәтмәләр бирү процедурасын кертү законнарны үтәүне тагын да катгыйрак тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International