Татарстанда 23 яшькә кадәрге ятим укучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә башлаячаклар

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:28

Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проектын тәкъдим итеп, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров хәбәр иткәнчә, документта түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы ата-ана каравыннан мәхрүм калган затлар категорияләре төгәлләштерелгән.

Хәзер мондый хезмәткә укый торган 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге (белем алган вакытта ата-аналары яисә бердәнбер булган атасы, анасы үлгән) татарстанлылар, шулай ук аларның вәкилләре әлеге кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү һәм яклау белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иткәндә исәп тота ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International