Массакүләм чараларны оештыручылар өчен яңа кагыйдәләр кертелә

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:36

Бүген Дәүләт Советы утырышында мәдәният турында республика законына һәм физик культура һәм спорт турында ТР законының 27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта  һәм тулаем кабул ителде. Закон массакүләм чараларны оештыручыларга карата өстәмә таләпләр раслый.

Әлеге канунның кабул ителүе республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү  зарурлыгына бәйле. Аерым алганда, 2025 елның 1 сентябрендә кабул ителгән федераль закон белән массакүләм мәдәни чараларны оештыручылар өчен яңа кагыйдәләр кертелә. Хәзер оештыручылар башкарма хакимият органына чараның темасы, уздыру урыны, оештыручысы, вакыйганың башлану датасы һәм төгәл вакыты, тамашачылар саны һәм тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында алдан хәбәр итәргә тиеш. Закон нигезендә, башкарма хакимият органнары әлеге мәгълүматны эчке эшләр органнарына тапшырырга хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International