Айрат Шәфигуллин: "Без монополиягә каршы законнарны бозу очракларының шактый булуын билгеләп үтәбез»

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 13:50

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийларга Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе эшчәнлеге, шулай ук 2024 ел йомгаклары буенча эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде. Мәгълүматны идарә җитәкчесе Айрат Шәфигуллин җиткерде.  

Айрат Шәфигуллин билгеләп үткәнчә, монополиягә каршы хезмәтнең тырышлыгы хуҗалык субъектлары, табигый монополияләр һәм хакимият органнары тарафыннан конкуренцияне чикләүче гамәлләрне булдырмауга һәм юкка чыгаруга юнәлтелгән. «Татарстан идарәсе штатында 32 хезмәткәр, 6 бүлек бар, безнең республика районнарында территориаль бүлекчәләребез юк, үз эшчәнлегебезне Казанда гына алып барабыз», – дип белдерде Айрат Шәфигуллин.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе сүзләренә караганда, монополиягә каршы федераль хезмәт 70тән артык закон үтәлешен контрольдә тота. Моннан тыш, узган елдан идарә тарифлар билгеләүне контрольдә тота башлаган. 

2024 ел һәм 2025 елның 8 ае эчендә идарә тарафыннан 1600дән артык эш кузгатылган, 1600 карар чыгарылган, 124 кисәтү, 622 күрсәтмә бирелгән. «Тикшерү чаралары булмауга карамастан, монополистлар тарафыннан монополиягә каршы законнарны бозу очраклары шактый булуын билгеләп үтәбез, аларның күпчелеге торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә туры килә, – дип сөйләде Айрат Шәфигуллин. – Ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның кулланучылар белән килешүләр төзегәндә үз чыгымнарын киметү максатларында хуҗасыз челтәрләрне тоту турында шартлар тагу фактлары ачыклана. Без суүткәргеч-канализация хуҗалыгы оешмалары тарафыннан рөхсәт ителә торган хокук бозуларның артуын теркибез. Күп очракта ул челтәрләрнең торышы тиешенчә булмау һәм хуҗасыз челтәрләрне эксплуатациягә тапшыру буенча җайга салынган эш булмау белән бәйле».

Актуаль темалар арасында Айрат Шәфигуллин шулай ук каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тиешенчә хезмәт күрсәтелмәүне атады. Сүз көнбатыш зонасы төбәк операторы – Торак һәм коммуналь хуҗалык предприятиесе идарә компаниясе турында барды, ул берничә тапкыр 27 млн сумнан артык административ җаваплылыкка тартылган.

Газлаштырып бетерү программасын гамәлгә ашыру идарәнең аерым контролендә тора. "Газпром тарафыннан техник кушылу шартнамәләре төзүнең уңай динамикасына карамастан, шартнамәләрне үтәү срокларын бозу саны югары кала, аларны төзүдә нигезсез баш тарту фактлары ачыклана», – дип билгеләде докладчы.

Республика хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан монополиягә каршы законнарның үтәлешен тикшереп тору мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Хакимият органнары һәм муниципаль идарә органнары тарафыннан аеруча җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә, дәүләт яисә муниципаль мөлкәткә карата биләү һәм файдалану хокукларын тапшыру өлкәсендә, контракт системасы өлкәсендә, су белән тәэмин итү, су агызу, җылылык белән тәэмин итү объектларын тапшыру, реклама конструкцияләрен урнаштыру һәм эксплуатацияләү, стационар булмаган сәүдә объектлары, ритуаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә ачыклана.

Соңгы ике елда идарә тарафыннан интеллектуаль милек өлкәсендә бәхәсләрнең шактый артуы теркәлә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International