Парламентта Хөкүмәт сәгатендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре тикшерелде

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе, 15:39

Бүген Дәүләт Советы утырышында Парламент сәгате кысаларында парламентарийларга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт полковнигы Ирек Кадамовның «2024-2025 елларда Татарстан Республикасында янгын куркынычсызлыгы турында» доклады тәкъдим ителде.

Ирек Кадамов билгеләп үткәнчә, узган ел республика территориясендә 4217 янгын очрагы теркәлгән, аларда 115 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган. 2023 ел белән чагыштырганда янгыннар саны 15% ка, һәлак булучылар саны 19% ка, җәрәхәтләнүчеләр саны 1,5% ка кимегән.

Быел Татарстан территориясендә 2744 янгын теркәлгән, аларда 91 кеше һәлак булган, 113 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Янгыннар саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 3,3% ка кимегән, кешеләрнең имгәнүе - 21,5% ка, шул ук вакытта һәлак булучылар саны 21 кешегә (30% ка) арткан. 

Ирек Кадамов янгыннарның һәм кешеләр үлеменең төп сәбәпләрен санап чыгып, ут белән саксыз эш итүне, электр җиһазлары һәм мичләрнең авария режимында эшләвен билгеләп үтте. "Еш кына кешеләр исерек хәлдә үлә. 88 һәлак булучының кырык бише, ягъни 51,1%, исерек хәлдә булган", - дип белдерде ул.

Иң күп янгыннар торак секторында теркәлгән – 50% һәм ачык территорияләрдә – 39,5%.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы әйтүенчә, узган 5 ел эчендә янгыннарның, һәлак булучыларның һәм имгәнүчеләрнең статистик күрсәткечләре кими.

Ирек Кадамов билгеләп үткәнчә, 2024-2025 елларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен күзәтү буенча 725 чара, шулай ук янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә 8725 профилактик визит үткәрелгән. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен хокук бозучыларга карата 1261 беркетмә төзелгән. Административ җаваплылыкка 15 млн. сумнан артык суммага 813 кеше тартылган.

Ирек Кадамов әйтүенчә, янгыннарда кешеләрнең һәлак булуларын кисәтүдә күп балалы гаиләләрнең, авыр тормыш хәлендә һәм социаль куркыныч хәлдә булган кешеләрнең яшәү урыннарын автоном янгын хәбәрчеләре белән тәэмин итү эше аеруча зур роль уйный. 2024 елдан 2025 елга кадәр төрле финанслау чыганаклары хисабына 4316 йортта 10068 янгын хәбәрчесе урнаштырылган. "Республика Хөкүмәтенә 360 меңнән артык автоном янгын хәбәрчесе сатып алуга этаплап акча бүлеп бирү турында тәкъдим кертелде, аларны төрле категориядәге гражданнарның йорт биләмәләренә 89 меңнән артык урнаштыру планлаштырыла", – диде Ирек Кадамов.

Ирек Кадамов шулай ук искә төшергәнчә, янгын куркынычы булган чорда, табигый янгыннар килеп чыгу куркынычын исәпкә алып, ел саен профилактик чаралар комплексы үткәрелә, шул исәптән янгынга каршы махсус режим кертелә, бу чорда чикләү чаралары гамәлдә була.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлекчәләре тарафыннан урман һәм башка ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларына карата контроль чаралар үткәрелгән, алар барышында 80 торак пунктта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 268 очрагы ачыкланган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен 4 юридик һәм 29 вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

“Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның агымдагы чорында урман янгыннары теркәлмәгән", – диде Ирек Кадамов депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләрен заманча техника белән тәэмин итү дәвам итә. 2024 елда федераль һәм республика бюджетлары хисабына 22 берәмлек техника алынган. Быел 30 берәмлек алу планлаштырыла.

2025 елда кайбер муниципаль районнарда янгын сүндерү деполары төзелгән, Казанда, Чаллыда һәм Лаешта өч янгын сүндерү-коткару частена капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Үз чыгышын тәмамлап, Ирек Кадамов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы депутатларына, республика Хөкүмәтенә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәмнәре, бүлекчәләрне матди-техник яктан тәэмин итүләре, конструктив, профессиональ уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фикер алышуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләрен янгыннарны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә чакырды. «Профилактика, кисәтү эшен көчәйтергә, аны иҗтимагый оешмаларны, мәктәпләрне җәлеп итеп, авыл һәм шәһәр кешеләре белән бергә башкарырга кирәк», – дип йомгаклады сүзен Татарстан парламенты җитәкчесе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International