Фәрит Мөхәммәтшин Иран делегациясе әгъзалары белән очрашты

2025 елның 3 октябре, җомга, 14:39

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу бу көннәрдә республикабыз башкаласында уза торган дүртенче Казан халыкара юридик форумы кысаларында узды.

Иран делегациясе составында – юстиция министры урынбасары һәм Иран Ислам Республикасы Дәүләт пенитенциар оешмасы башлыгы Али Фәрхәди, Ислам консультатив советының Суд-хокук комиссиясе җитәкчесе Мөхәммәд Саргази, ИИР Суд системасының Юристлар, рәсми экспертлар һәм гаилә консультантлары үзәге директоры Хәсән Абдулианпур, ИИР Суд системасының Юристлар, рәсми экспертлар һәм гаилә консультантлары үзәгенең халыкара эшләр буенча директор урынбасары Мортеза Абди, Иран Югары суды судьясы Джавахериан Голамреза. 

Фәрит Мөхәммәтшин Иран коллегаларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. «Сезне Казанда күрүебезгә шатбыз. Иран белән безнең дустанә, нык сәүдә-икътисадый һәм гуманитар мөнәсәбәтләр урнаштырылган, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Соңгы елларда Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлек үзара сәфәрләр белән баетыла һәм конкрет проектлар белән тулыландырыла. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча соңгы вакытта Казанда уздырыла торган БРИКС дәүләт башлыклары саммиты кебек зур халыкара чаралар, шулай ук, безнең багланышларны ныгытуга ярдәм итә».

  Иран, гадәттәгечә, Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары рәтенә керә, соңгы биш ел дәвамында тышкы сәүдә әйләнеше тотрыклы рәвештә 100 миллион доллардан артып китә.

Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе төбәкләрен колачлаган Иранның Казандагы Генераль консуллыгына аерым рәхмәт белдерде.

Парламент җитәкчесе шулай ук Иран делегациясе әгъзаларын җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы составы һәм структурасы белән таныштырды, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин «халык дипломатиясе» институтларын үстерү мәсьәләләренә, аерым алганда Татарстан халыклары ассамблеясе эшенә аерым тукталды. Этномилли байлыкны саклау, өйрәнү һәм үстерү Татарстанда –175 милләт вәкиле дус һәм тату гомер итә торган республикада яшәүчеләргә кирәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе.

Яхшы һәм ихлас – Иран белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне шулай дип бәяләде Иран Ислам Республикасының юстиция министры урынбасары һәм Дәүләт пенитенциар оешмасы башлыгы Али Фәрхәди. Ул республика һәм Казан университеты җитәкчелегенә Казан халыкара юридик форумында катнашырга чакырулары өчен рәхмәт белдерде.  «Без хокук кеше файдасына эшләсен өчен тырышырга тиеш», – дип ассызыклады ул.

Ислам консультатив советының Суд-хокук комиссиясе җитәкчесе Мөхәммәд Саргази әйтүенчә, Татарстан Иран өчен Россия Федерациясендә мөһим мәдәни һәм икътисадый үзәк. «Тарихи элемтәләр һәм дин уртаклыгы (Ислам) безнең мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта, – дип басым ясады Мөхәммәд Саргази – ә халык ихтыярын белдерүче парламентлар киләчәктә дә безнең күп яклы хезмәттәшлегебезне үстерүгә ярдәм итәргә тиеш».

Иран парламентарие Татарстан белән Иран арасында парламентара элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплады.

Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев, РФ баш суд приставы –Федераль суд приставлары хезмәте директоры киңәшчесе Павел Хуторенко, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – Татарстан Республикасы баш суд приставы Әнвәр Закиров, Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Казан шәһәрендәге вәкиле Радик Вахитов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 3-4 октябрьдә Татарстан башкаласында илдә юриспруденция өлкәсендә иң мөһим чараларның берсе – IV Казан халыкара юридик форумы уза. Форумны, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Казан мэриясе, Россия юристлары ассоциациясе, Казан федераль университеты оештырды.

Быел форум кысаларында беренче мәртәбә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль һәм региональ хакимият органнары, чит илләр һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында «Вәкиллекле хакимиятне үстерү факторы буларак парламентара хезмәттәшлек» темасына Дәүләт Советының махсус секциясе узачак.

Иран делегациясе вәкилләре Казан халыкара юридик форумы һәм аның парламент секциясе эшендә актив катнашалар.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International