Татарстанда беренче Бөтенроссия агродиктанты башланды

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе, 17:54

Россиядә беренче тапкыр Бөтенроссия агродиктанты уза. 8 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр илебезнең һәр кешесе анда катнаша һәм авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате өлкәсендәге белемнәрен тикшерә ала. Чараны «Бердәм Россия» партиясе оештыра. Диктант авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган. Чараны ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Камил Гыйльманов һәм Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова катнашты. 

Депутат Ольга Воронова беренче агродиктантның «Россия авылы» партия проекты кысаларында уздырылуы турында сөйләде. Ул авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән, бу авыл тормышын кызыклы итә һәм Татарстанның азык-төлек иминлеген тәэмин итү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыруга ярдәм итә.

«Россия авылы» проектының күп пунктлары партиянең Халык программасына кертелгән, чөнки яшәү уңайлылыгы зур шәһәрләрдә генә түгел, ул һәр авылга, һәр бистәгә  барып җитәргә тиеш. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән авылны үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. Без –аграр төбәк,  күп позицияләр буенча беренче урыннарны билибез, үз халкыбызны азык- төлек белән тулысынча тәэмин итәбез – бу иң төп аспект. Әмма бүген авылга ярдәм бик актуаль, чөнки яшьләр китә. Һәм барлык хакимият органнарының бурычы – яшьләрне укудан соң авылга, алар бүген кирәк булган урынга кайтару», – дип билгеләде депутат.

Камил Гыйльманов катнашучыларга тармакта эшкә карашларның ничек үзгәрүе турында сөйләде.

«Хәзер агросәнәгать комплексы өлкәсендә цифрлы технологияләр, ясалма интеллект актив кертелә, тармак компьютерлаштырыла, заманча техника белем таләп итә. Шул ук вакытта кадрлар, яшь кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Шуңа күрә без яшьләр белән нәкъ менә авылда эшләргә тиеш. Бүген анда эшләү өчен менә дигән шартлар, яхшы хезмәт хаклары бар. Тармакка зур федераль ярдәм күрсәтелә, күп кенә республика программалары гамәлгә ашырыла», – диде ул.

Татарстанда агродиктант үткәрүнең төп мәйданчыгы республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы иде. Бүген монда агросәнәгать комплексының төрле темалары буенча 30 сорауга җавап бирү өчен 150дән артык кеше җыелды.

Агродиктантта 12 октябрьгә кадәр катнашырга мөмкин. Моның өчен татарстанлыларга агродиктант.рф сайтында теркәлергә кирәк.  Катнашучыларга үсемлекчелек һәм үсемлекләрне яклау, терлекчелек һәм нәсел эше, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, АПК продукциясен экспортлауга кагылышлы 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Һәр яшь категориясе өчен төрле катлаулылык та дүрт төрле бирем эшләнгән. Башкару вакыты – 45 минут. Диктант нәтиҗәләре буенча һәр теркәлгән катнашучы электрон сертификат, ә һәр җиңүче диплом алачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International