Бюджет проекты муниципалитетлар тарафыннан каралды

2025 елның 10 октябре, җомга, 15:55

Бүген видеоконференция режимында 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш фаразын республика муниципаль берәмлекләре белән фикер алышу буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, профильле парламент комитеты рәисе Леонид Якунин, Дәүләт Советы депутатлары, җирле үзидарә депутатлары, муниципаль районнар башлыклары,финанс органнары җитәкчеләре катнашты.

2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республика бюджеты проектын Татарстан Республикасы Финанс министры Марат Фәйзрахманов тәкъдим итте.

Финанс министры хәбәр иткәнчә, 2026 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше – 604,8 млрд.сум, чыгым өлеше – 618,6 млрд. сум, дефицит-13,8 млрд. сум күләмендә фаразлана.  2026 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 498,2 млрд.сум, чыгымнар буенча – 512, дефицит-13,8 млрд. сум күләмендә билгеләнә.

Киңәшмә барышында Марат Фәйзрахманов әйтүенчә, сценарий шартлары нигезендә берничә этапта муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән керемнәр һәм чыгымнар буенча җирле бюджетлар формалаштыру, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара мөнәсәбәтләрен билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмәләр уздырылган.

"Бүгенге көнгә 2026-2028 елларга республика бюджетында каралган бюджетара трансфертлар күләме җирле бюджетларга җиткерелде, барлык 956 муниципаль берәмлек бюджетларының күрсәткечләре билгеләнде. Салым салу мәсьәләләрендә үз вакытында карар кабул итәргә һәм килешенгән график нигезендә җирле бюджетларны расларга кирәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Финанс министры.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International