Закон үз көченә керде

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе, 08:58

Дәүләт Советының унөченче утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Рәисе социаль әһәмиятле законнарның шактыена кул куйды. Мәсәлән, ятим балалар 23 яшькә җиткәнче түләүсез юридик ярдәм ала алачак (югары яки урта махсус уку йортларында укыганда), хезмәт ветераннары өчен социаль ярдәм чараларын алу шартларына төзәтмәләр кертелә, ә күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре урынына акчалата компенсация тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән муниципаль хезмәткә эшкә урнашу таләпләрен гадиләштерә торган закон үз көченә керде. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

 

Күп балалы гаиләләр җир кишәрлекләре урынына акчалата компенсация ала алачак

14 октябрьдә «Татарстан Республикасы Җир кодексының 32 һәм 321 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 65-ТРЗ номерлы закон үз көченә керә.

Закон нигезендә, Казанда һәм Чаллыда даими яшәүче күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына аларның ризалыгы белән акчалата түләү бирелергә мөмкин.

Хәзерге вакытта җирле үзидарә органнарында җир кишәрлекләре белән тәэмин ителмәгән 27580 күп балалы гаилә исәптә тора. Иң катлаулы хәл Казанда (8518 гаилә) һәм Яр Чаллыда (5304 гаилә).

Закон буенча, Казанда һәм Чаллыда даими яшәүче, ТР Җир кодексының 11 пунктында һәм 321 статьясында каралган индивидуаль торак төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык (йорт яны җир кишәрлеге) алып бару, үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык яисә яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен җир кишәрлеге алу хокукына ия гражданнар исемлегенә кертелгән күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеге урынына, аларның ризалыгы белән, акчалата түләү бирелә.

Акчалата түләү күләме республика Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә.

 

Белем алучы ятим балаларга 23 яшькә җиткәнче түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк

10 октябрьдә «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 72-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Түләүсез юридик ярдәмне уку чорында ата-анасын яисә атасын йә анасын югалткан 18 яшьтән алып 23 яшькә кадәрге татарстанлылар ала алачак. Мондый балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау уңаеннан түләүсез юридик ярдәм сорап аларның вәкилләре дә мөрәҗәгать итә алачак.

 

Хезмәт мигрантлары өчен патент бәясе 7937 сумга кадәр артачак

2026 елның 1 гыйнварыннан «2026 елга Татарстан Республикасында хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында» 61-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Татарстанга чит илдән килеп эшләүчеләр  өчен патент бәясе 2026 елда 8,5% ка артачак һәм 7937 сум 64 тиен тәшкил итәчәк.

Закон республика территориясендә хезмәт эшчәнлекләрен патент нигезендә физик һәм юридик затларга ялланып гамәлгә ашыручы чит ил гражданнары физик затлары керемнәренә салым буенча билгеләп куелган аванс түләүләренә 2,55 күләмендә региональ коэффициент кертүне күздә тота. Төбәк коэффициентын билгеләү чит илдән килеп эшләүчеләрнең фаразланган уртача айлык хезмәт хакларыннан (61 058,77 сум) физик затлар кеременә салына торган 13 процент салым нисбәтендә нигезләнә. 2026 елга ул 58 мең сум 77 тиен күләмендә фаразлана.

Билгеләнгән коэффициент чит илдән килеп эшләүчеләрнең салымнары керүне тәэмин итәчәк, юридик затларга һәи шәхси эшкуарларга мигрантларны хезмәт эшчәнлегенә легаль җәлеп итү мөмкинлеген бирү хисабына хезмәт хакын  «күләгәдә» калдыруны булдырмаска ярдәм итәчәк.

 

Техник-гамәлгә кертү тибындагылар өчен салым ташламасы билгеләнде

1 октябрьдә «Оешмалар мөлкәтенә салым турында «Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 60-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Законда федераль дәрәҗәдә билгеләнгән ташламаның гамәлдә булу вакытын озайту максатларында техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләре оешмалары мөлкәтенә салым буенча ташлама каралган. Салым ташламасы МИЗ төзү турындагы килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында төзелгән күчемсез милеккә кагылачак, ул МИЗ идарәче компанияләре балансында исәпкә алыначак.  Салым салуның ташламалы режимы 2025 - 2028 елларда исәпләнгән салым суммасының 4,55% күләмендә, 2029 - 2031 елга кадәрге чорда исәпләнгән салым суммасының 50% күләмендә салым түләүне күздә тота.

Ташламалы чор берничә ел дәвам итәчәк, бу компанияләргә махсус икътисадый зоналарның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ахыр чиктә, законны эшләүчеләр һәм Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, әлеге чара ил икътисады үсешенә һәм көндәшлек сәләтен арттыруга ярдәм итәчәк.

 

Массакүләм чараларны оештыручылар өчен яңа кагыйдәләр билгеләнә

3 октябрьдә «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законының 27 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 64-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

2025 елның 1 сентябрендә кабул ителгән федераль закон белән тамашалы чараларны оештырганда һәм үткәргәндә җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итү үзенчәлекләре билгеләнә.

Хәзер тамашалы чараны оештыручы Россия Федерациясе субъекты башкарма хакимиятенең тиешле органына, җирле үзидарә органына тамашалы чараның тематикасы, уздыру урыны, аны үткәрү датасы һәм вакыты, тамашачылар саны, тәртип һәм иминлекне тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында алдан хәбәр итәргә тиеш.

 

Автомобиль юлларында элемтә һәм интернетның сыйфатын яхшырту максатларында

1 октябрьдә «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 59-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керде.

Законны кабул итү элемтә операторларының һәм автомобиль юллары хуҗаларының хезмәттәшлеген оптимальләштерергә, элемтә инфраструктурасын үстерүне тизләтергә, элемтә булу зоналарын арттырырга, Татарстан Республикасы юлларында элемтә сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Законда автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы законнарда билгеләнгән үзенчәлекләрне исәпкә алып, шәһәр төзелеше эшчәнлеге хакындагы законнар нигезендә элемтә линияләрен һәм элемтә корылмаларын төзү, капиталь ремонтлау, автомобиль юлларының бүленгән полосалары һәм юл буе полосалары чикләрендә эксплуатацияләү мөмкинлеге билгеләнә.

Шулай ук элемтә линияләрен һәм элемтә корылмаларын урнаштыру максатларында автомобиль юлларының бүленгән полосалары чикләрендәге җир кишәрлекләреннән гавами сервитут шартларында файдалану мөмкинлеге дә карала.

 

Социаль ярдәм алу өчен хезмәт ветераны кеременең иң чик күләме арта

2026 елның 1 гыйнварыннан «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 70-ТРЗ номерлы  Закон үз көченә керә.

Закон хезмәт ветеранына социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык керемнең чик күләмен 20.000 сумнан 23.000 сумга кадәр арттыра.

Хәзерге вакытта республикада «Хезмәт ветераны» исеменә ия гражданнар ай саен акчалата түләүләр, элемтә хезмәтләренә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр, түләүсез теш протезлары һәм колак протезлары алалар.

Ташламалар мохтаҗлык критериен исәпкә алып бирелә, әлеге закон кабул ителгәнче 20 мең сумнан артыграк була алмаган керемнәре күрсәткече кулланылган.

 

Россия банкы хезмәткәрләре «Хезмәт ветераны» исемен ала алачак

2026 елның 1 гыйнварыннан «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 68-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Закон нигезендә Россия Федерациясе Үзәк банкы (Россия Банкы) тарафыннан гамәлгә куелган ведомство аерымлык тамгалары белән бүләкләнгән затларга «Хезмәт ветераны» исеме бирелү каралган.

Закон белән «Хезмәт ветераны» исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында» Татарстан Республикасы Законының 1 статьясындагы 2 өлешенә тиешле үзгәреш кертелә һәм 1 статьядагы нигезләмә закон үз көченә кергән көнгә кадәр бүләкләнгән затларга да кагыла.

 

Махсус операциядә катнашучыларны һәм ветераннарны муниципаль хезмәттә көтәләр

14 октябрьдә «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 66-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә.

Законда авыл җирлекләрендә вазыйфаларның югары, баш һәм әйдәп баручы төркемнәре өчен белем дәрәҗәсенә карата квалификация таләпләрен киметү, шулай ук вазыйфаларның югары һәм төп төркемнәрен биләү өчен белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча шулай ук муниципаль хезмәт яисә белгечлек буенча эш стажына карата кодекста билгеләнгән таләпләрне киметү карала.

Аерым алганда, авыл җирлекләрендә югары, баш һәм әйдәп баручы төркем вазыйфаларын биләү өчен урта һөнәри белем булу таләп ителә.   

Югары төркем вазыйфаларын биләү өчен стаж таләпләре муниципаль хезмәт буенча бер елга кадәр һәм белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча ике елга кадәр, баш төркем вазыйфаларын биләү өчен белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча эш стажына таләпләр бер елга кадәр киметелде.

 

Республикада мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем бирүне финанс белән тәэмин итү нормативлары 20% ка арта

2026 елның 1 гыйнварыннан «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасында мәктәпкәчә белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыра торган муниципаль мәгариф оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 56-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

2026 елның 1 гыйнварыннан 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасында  гомуми белем бирү оешмаларында һәм һөнәри белем бирү оешмаларында һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында» 57-ТРЗ номерлы Закон үз көченә керә

Законнар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслый. 

Гомуми белем бирү нормативлары белем бирү дәрәҗәсенә һәм профиленә, кайда урнашуына, белем бирү оешмасының тибына һәм гамәлгә ашырыла торган программаларның төренә карап дифференциацияләнә. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың кайда урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның булу дәвамлылыгыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшь составыннан, тәрбияләнүчеләр категориясеннән һәм һәм аларның сәламәтлек торышыннан чыгып билгеләнә.

Балалар бакчаларында финанс белән тәэмин итү нормативлары елына бер тәрбияләнүчегә яисә укучыга исәпләгәндә, аз комплектлы мәгариф оешмаларында елына төркемгә яисә сыйныфка исәпләгәндә билгеләнә.

2026 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2025 ел белән чагыштырганда 20% ка арттырылды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International