Социаль йөкләмәләрне үтәү – бюджет сәясәтенең төп өстенлеге

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе, 16:04

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, анда депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына республика бюджеты турындагы һәм алдагы өч елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектларын карадылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның планлы чорына республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы турында мәгълүматны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте.

Хезмәткә түләү фонды бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакын елына уртача 10% ка күтәрүне, шулай ук 2026 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен 27.093 сумга кадәр арттыруны исәпкә алып планлаштырылган.

Социаль сәясәт комитеты әгъзалары бюджет проектын сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, физик культура һәм спорт бүлекләре, яшьләр сәясәте бүлекчәләре өлешендә карадылар. Чыгымнар һәм бүлекләр буенча керемнәр өлешендә мәгълүматны Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Гела Герасимова тәкъдим итте.

«Сәламәтлек саклау» бүлегендә 2026 елга 53 815,4 млн сум акча каралган (шуның 2 млрд сумы – сәламәтлек саклау учреждениеләренең медицина җиһазларын модернизацияләүгә), 2027 елга – 55 372,8 млн сум, 2028 елга – 57 735,9 млн сум.

«Социаль сәясәт» бүлегендә финанслар күләме 2026 елга – 73 404,2 млн сум, 2027 елга – 78 961,1 млн сум, 2028 елга – 84 048,0 млн сум булыр дип планлаштырылган. Чыгымнар пенсия белән тәэмин итүгә, халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә, халыкны социаль тәэмин итүгә, гаиләлщрне һәм балаларны  саклауга, социаль сәясәт өлкәсендәге башка мәсьәләләргә, капиталь характердагы чыгымнарга каралган.

Физкультура һәм спортка 2026 елда 7 млрд 263,3 млн сум, 2027 елда – 7 млрд 698,2 млн сум, 2028 елда – 8 млрд 155 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. 

«Яшьләр сәясәте» бүлекчәсенә 2025 елда 4 млрд 875,3 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән, 2027 елда – 5 млрд 141,4 млн сум, 2028 елда – 5 млрд 274,5 млн сум.

Бюджет проекты буенча фикер алышу барышында депутатлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын индексацияләү, шифаханә-курорт учреждениеләрендә балаларны дәвалау, ГТО программасын финанслауны арттыру, балаларны савыктыру лагерьларына, шулай ук мәктәп спорт залларына капиталь ремонт ясау мәсьәләләре белән кызыксындылар.

Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров аңлатып үткәнчә, 2026 елда 14 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау планлаштырылган, бу максатларга 1,3 млрд сум юнәлдереләчәк.

ТР финанслар министры урынбасары Гела Герасимова билгеләп үткәнчә, киләсе елда шулай ук минималь хезмәт хакы арту көтелә, ә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең база окладларын индексацияләү 10% тәшкил итәчәк. «Бездә идексация алдагы өч елга планлаштырылган, ягъни бюджетта хезмәт хакларын арттыру исәпкә алынган, – дип аңлатты Гела Герасимова. – Шифаханә-курорт учреждениеләрендә савыктыруга 7700 баланы җибәрү планлаштырыла, әлеге максатларга 342 млн сум акча каралган».

 Социаль сәясәт комитеты әгъзалары билгеләп үткәнчә, 2026-2028 елларга Татарстан Республикасы бюджет сәясәтенең төп бурычларының берсе элек кабул ителгән барлык социаль йөкләмәләрне үтәү, аерым алганда, керемнәре түбән булган халыкка, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү, мохтаҗ гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү өлешендә социаль ярдәм күрсәтүнең адреслылыгын тәэмин итү.

Гадәттәгечә, республика бюджеты белән бер үк вакытта парламентта алдагы өч елга Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проекты да карала. Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, фонд бюджеты керемнәренең гомуми күләме 100,1 млрд сум булыр дип планлаштырыла, агымдагы елга караганда үсеш 6,9 млрд сум яки 7,4%, 2026 елда – 107 млрд сум, 2028 елда – 111,8 млрд сум. «Керем өлеше ике төп чыганактан – ММФ бюджетыннан субвенцияләрдән һәм республика бюджетыннан бюджетара трансфертлардан формалаша, – дип билгеләп үтте Алсу Мифтахова. – Федераль миграция хезмәте бюджетыннан субвенция күләме 87 млрд сум булыр дип фаразлана, агымдагы елга караганда үсеш 6,3 млрд сум».

2026 елда һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорында Фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз булыр дип планлаштырыла.

Профильле комитет әгъзалары ТР бюджеты һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондф бюджеты турындагы закон проектларын хупладылар, җыелма бәяләмә әзерләү өчен Бюджет, салымнар һәм финанс комитетына үз тәкъдимнәрен юлладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International