Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев Казанга килде

2025 елның 14 октябре, сишәмбе, 20:25

Олуг Мәҗлес Сенаты (Үзбәкстан парламентының югары палатасы) Рәисенең беренче урынбасары Садыйк Сафаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы парламент делегациясе Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында мәртәбәле кунакларны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодирҗон Касыймов каршы алды.      

Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты делегациясе Казанга РФ ФС Федерация Советы һәм һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясенең унынчы юбилей утырышында катнашу өчен килде.

Делегация составында – Бюджет һәм икътисади мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Кобул Турсунов, Яшьләр, хатын-кызлар, мәдәният һәм спорт мәсьәләләре комитеты әгъзасы Мәликә Кадирханова һәм башка рәсми затлар бар.

 Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казан РФ ФС Федерация Советы һәм һәм Үзбәкстан Республикасы Олуг Мәҗлесе Сенаты арасында хезмәттәшлек комиссиясенең унынчы утырышында катнашучыларны каршы ала. Юбилей утырышы иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узачак.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Россия һәм Үзбәкстан сенаторлары Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, «Химград» технополисында, Иннополиста, Татарстан халыклары дуслыгы йортында, Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитетында булачаклар, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасын һәм Казан Кремлен караячаклар,  республиканың икътисадый, инвестицион, мәдәни һәм туристик потенциалы белән танышачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International