Парламентның профильле комитетларында бюджет турындагы закон проекты буенча киң фикер алышу дәвам итә

2025 елның 14 октябре, сишәмбе, 15:06

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында депутатлар 2026 елга һәм 2027 һәм 2028 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектын карадылар. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе, ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Александр Терентьев, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Комитет утырышында республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, документ предприятиеләрнең, республика башкарма хакимият органнарының, республика муниципаль берәмлекләренең фаразланган күрсәткечләрен, шулай ук илкүләм проектларны, дәүләт программаларын, дәүләт ярдәм чараларын, социаль-икътисадый тотрыклылыкны һәм икътисадның тотрыклы нәтиҗәле үсешен тәэмин итү буенча чаралар комплексын исәпкә алып төзелгән.

2026 елда тулай төбәк продукты узган елга карата чагыштырма бәяләрдә 102,1% дәрәҗәсендә фаразлана, 2027 елда – 102,3%, 2028 елда – 102,4%.

Төзелеш эшләре күләме, торак, сәнәгать һәм инфраструктура төзелешендә планлаштырылган күләмнәрне исәпкә алып, 100,8-101,5% дәрәҗәсендә фаразлана. Фаразларга караганда, 2026 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү агымдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 101,5% тәшкил итәчәк, шул исәптән үсемлекчелектә – 101,5%, терлекчелектә – 101,5%.

Шулай ук, министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, инвестиция проектларын гамәлгә ашыру социаль-икътисадый үсеш фаразын тәэмин итүдә төп факторларның берсе булып тора. «Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә инициацияләнгән инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны һәм вакытында эшләтеп җибәрүне тәэмин итеп, инвестиция активлыгының югары дәрәҗәсен саклап калу бик мөһим.  Бу хакимиятнең барлык дәрәҗәләреннән бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча системалы эшне дәвам итүне таләп итә», –  дип басым ясады Олег Пелевин.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты карамагындагы бүлекләр һәм статьялар өлешендә депутатларны «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» ТР законы проекты белән ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова таныштырды.

«Татарстандагы барлык 45 муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының бюджеты, берләштерелгән бюджетны тәшкил итүче 911 җирлекнең  бюджеты фаразлары төзелде. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз булыр дип фаразлана», – дип ассызыклады Алла Анфимова.

«Гомумдәүләт мәсьәләләре» бүлеге буенча чыгымнар 2026 елга республика бюджетында 61,1 млрд сум күләмендә акча каралган. 2026 елга җирле бюджетларга субсидияләрнең гомуми күләме 26,6 млрд сум күләмендә каралган.

Бюджет турындагы закон проектын тикшерү барышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, депутатлар Михаил Сыровацкий, Олег Власов, Евгений Солтанов муниципалитетларга грант ярдәме күрсәтү һәм үзара салым программасын гамәлгә ашыруны дәвам итү мәсьәләләренә кагылдылар.

Бүген үк комитет утырышында Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, әлеге закон проектын кабул итү республика Сайлау кодексын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле.

Закон проекты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органын өстәмә сайлаулар Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы депутатларын төп сайлауларны уздыру елына кадәрге елда билгеләнми һәм уздырылмый дип беркетә, моңа әлеге органнарның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату нәтиҗәсендә  хокуксыз калган очраклар керми.

Моннан тыш, закон проектында республиканың сайлаулар һәм референдумнар турындагы законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән башка үзгәрешләр дә каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International