Парламент тыңлаулары: 2026 ел бюджетында барлык социаль йөкләмәләрне үтәү каралган

2025 елның 15 октябре, чәршәмбе, 16:19

Бүген Дәүләт Советында «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы буенча фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Республика бюджеты проекты турында фикер алышуга керешкәнче, профильле комитет рәисе Леонид Якунин бюджет сәясәтенең төп юнәлешләрен һәм федераль бюджет проектының төп параметрларын билгеләде. Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, агымдагы елның федераль бюджеты керемнәре планлаштырылганнан 5 трлн сумга диярлек кимегән. Сәбәпләре – нефть продуктларына бәя, сумның ныгуы, санкцион чаралар һәм башкалар. Шул ук вакытта, профильле комитет башлыгы сүзләренә караганда, илнең бюджет сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре булып элеккечә үк социаль йөкләмәләрне үтәү, оборона сәләтен ныгыту һәм технологияләрне үстерү билгеләнгән, бу 2026 елга федераль бюджет структурасын билгели. «Көндәлек эштә федераль бюджет тенденцияләрен исәпкә алырга һәм республикага ресурслар җәлеп итү өстендә эшләргә кирәк», – дип басым ясады Леонид Якунин. 

 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республиканың социаль-икътисади үсеш фаразын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, фараз ил үсешенең милли максатларын, икътисадый үсешнең тышкы һәм эчке факторларын һәм тиешле чараларны тәэмин итүне исәпкә алып формалаштырылган. «Агымдагы икътисадый вәзгыять предприятиеләр милекчеләреннән, тармак министрлыкларыннан һәм муниципалитетлар җитәкчеләреннән финанс тотрыклылыгы куркынычын анализлауга һәм тиешле чаралар күрүгә игътибарын туплауны таләп итә, – дип билгеләп үтте министр. – Россия Федераль салым хезмәте, Росстат, Үзәк Банк, Федераль таможня хезмәте, коммерция банклары, тармак министрлыклары һәм муниципаль берәмлекләр предприятиеләре һәм оешмалары мәгълүматларын системалы анализлау нигезендә республиканың оператив штабы социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү һәм икътисадны үстерү, аларның ярдәм чараларында катнашуы буенча предприятиеләр белән координацияләнгән эш оештырды».

Республика Икътисад министрлыгы мәгълүматы буенча агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 102,9% үсеш темпы белән 3 трлн 705,2 млрд сум тәшкил иткән.  Икътисад үсешенә төп өлешне эшкәртү производстволары – нефть химиясе, нефть эшкәртү һәм машина төзелеше тәэмин иткән, беренче чиратта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре керткән.

2026 елда тулай төбәк продукты 102,1% дәрәҗәсендә фаразлана. Реаль хезмәт хакының үсеше 102,8% дәрәҗәсендә.

2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджетының төп параметрлары белән Татарстан Республикасы финанслар министры Марат Фәйзрахманов таныштырды.

Фаразларга караганда, табышка салым – 130 млрд сум, физик затлар кеременә салым – 236 млрд сум (республика бюджетына – 165 млрд сум) күләмендә керәчәк. «Әлеге салым берләштерелгән бюджетның төп керем чыганагы булып тора, фаразда аның чагыштырма күләме 42% тәшкил итә. Салым буенча исәп-хисаплар агымдагы елда хезмәт хакы фондының икътисад министрлыгы фаразлаган салым керемнәренең көтелгән суммасыннан һәм планлаштырылган чорда аның үсеш темпларыннан чыгып башкарылды. Салым буенча керемнәр күләме муниципаль берәмлекләр тарафыннан килештерелгән», – дип белдерде финанс министры.

Республиканың берләштерелгән бюджетына акцизлар 51 млрд сум, республика бюджетына – 49 млрд сум, оешмалар милкенә салым – 45 млрд сум, җир салымы – 10 млрд сум, транспорт салымы – 8 млрд сум, гомуми керемгә салым – 38 млрд сум, физик затлар милкенә салым – 4,2 млрд сум, берләштерелгән бюджетның салым булмаган керемнәре 38 млрд сум, республика бюджетына –31 млрд сум тәшкил итәр дип фаразлана.

2026 елга республика бюджеты керемнәр буенча – 498,2 млрд сум, чыгымнар буенча – 512 млрд сум, дефицит – 13,8 млрд сум итеп билгеләнә.

Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджетның төп параметрлары турында чыгышлар барышында Дәүләт Советы депутатлары кайбер мәсьәләләрне күтәреп чыкты. Парламент депутатлары икътисад министрының игътибарын үзмәшгульләр һәм бизнес өчен салым законнарында булачак үзгәрешләргә юнәлттеләр. «Без бизнес-берләшмәләрдәге, сәүдә-сәнәгать палатасындагы, республиканың салым хезмәтендәге коллегаларыбыз белән эш алып бара башладык. Өстәлгән бәягә салым буенча яңалыклар безнең 16 мең эшмәкәргә кагылачак, – дип аңлатты Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Без киләсе елның беренче көннәреннән башлап җибәрү һәм күчүләр вакытында эшмәкәрләребезгә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү өчен хәзердән үк үзебезнең республика чараларын һәм программаларын актив рәвештә формалаштырабыз».

Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов төп инвестицияләр икътисадның нинди тармакларына юнәлдереләчәге белән кызыксынды. Икътисад министры әйтүенчә, инвестицияләрнең яртысыннан артыгы эшкәртү тармакларына китә. «Инвестицияләрнең 62% - 64%ы – предприятиеләрнең үз чыганаклары. Әлбәттә, инвестицияләр юнәлешендә хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләләре актуаль булып кала. Һәм, әлбәттә, бүген илдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән ярдәм программалары бик күп, безгә бу программаларда һәр предприятиегә актив эшләргә кирәк».

Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе урынбасары Николай Атласов Хөкүмәт әгъзаларының игътибарын сәнәгать паркларын үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлтте. «Үсеш перспективалары билгеләнгән сәнәгать паркларына ярдәм итүне дәвам итәчәкбез, – дип билгеләп үтте икътисад Мидхәт Шаһиәхмәтов. – Бездә сәнәгать парклары бар, аларда, бәлки, идарә итү компетенцияләре җитмидер. Менә шул максатлар, аларны өйрәтү өчен, без тәҗрибәле идарәче компанияләр катнашында махсус семинарлар оештырачакбыз».

Гадәттәгечә,  парламент фракцияләре вәкилләре бюджет проекты буенча үз позицияләрен белдерде. Әйтик, Дәүләт Советында КПРФ фракциясе әгъзасы Фәдбир Сафин билгеләп үткәнчә, фракция тарафыннан киләсе чорга бюджет проектына йөздән артык тәкъдим формалаштырылган. «Без Татарстан Рәисенә, республика Хөкүмәтенә рәхмәтле, чөнки узган ел безнең тарафтан яңгыраган тәкъдимнәрнең күбесе инде гамәлгә ашырылды, – дип билгеләп үтте Фадбир Сафин. – Без 2026 ел бюджетының яңа шартларда формалашуын күрәбез, икътисад үсеше темпларының акрынаюын күзәтәбез; махсус хәрби операцияне дәвам итү һәм санкцияләр тәэсире шулай ук бюджет формалаштыруга үз йогынтысын ясый. Шуның белән бергә бюджетның барлык планлаштырылган параметрлары гамәлгә ашырылачагына ышанабыз. Безнең республика, Россия Федерациясенең алдынгы субъектларының берсе буларак, үзенең тотрыклы үсешен дәвам итәчәк».

Фикер алышуга йомгак ясап, республика Премьер-министры Алексей Песошин хәзерге вакытта предприятиеләрнең тотрыклы нәтиҗәле эшен тәэмин итүгә, инвестиция һәм эшмәкәрлек активлыгын стимуллаштыруга һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән баланслы икътисадый һәм бюджет сәясәтен саклап калу мөһим, дип басым ясады. «Республика бюджеты дәүләт программалары ярдәмендә гамәлгә ашырылачак, аларның өлеше 2026 елда чыгымнарның гомуми күләменең 91% тан артыгын тәшкил итәчәк. Программалар составында, агымдагы елдагы кебек үк, илкүләм проектлар чаралары каралган. Федераль министрлыклар конкрет проектлар буенча акчалар бүлеп биргәннән соң, республика бюджеты составына өстәмә рәвештә чыгымнарның тиешле күләмнәре кертеләчәк, – диде Алексей Песошин. – Республика бюджеты. элеккечә, социаль юнәлешле. Бу чыгымнарның гомуми күләменең 85% чамасы. Барлык социаль йөкләмәләрне тулы күләмдә һәм тиешле сыйфатта тәэмин итәргә кирәк. Хөкүмәтнең, республика депутат корпусының, беренче чиратта, бюджетның керем өлешен арттыру, шул исәптән федераль үзәкнең финанс ресурсларын җәлеп итү буенча уртак эше республика Рәисе куйган барлык бурычларны тәэмин итәргә һәм икътисадның барлык тармакларын нәтиҗәле үстерүгә хезмәт итәргә тиеш».

Республика бюджеты белән бер үк вакытта Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты да тикшерелә. Фонды директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, фонд бюджеты керемнәренең гомуми күләме 100,1 млрд сум булыр дип планлаштырыла, агымдагы елга караганда үсеш 6,9 млрд сум яки 7,4%.  «Керем өлеше ике төп чыганактан – Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенцияләрдән һәм республика бюджетыннан бюджетара трансфертлардан формалаша, – дип билгеләп үтте Алсу Мифтахова. – ФММИ бюджетыннан субвенция күләме 87 млрд сум булыр дип фаразлана, агымдагы елга караганда үсеш 6,3 млрд сум».

2026 елда һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорында фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз булыр дип планлаштырыла.

Парламент тыңлаулары нәтиҗәләре буенча рекомендацияләр эшләнде, алар киләчәктә бюджет проекты өстендә эшләгәндә мәҗбүри рәвештә исәпкә алыначак. Якын арада Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты тарафыннан җыелма бәяләмә әзерләнәчәк. Аннары 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына республика бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта каралачак.

Бюджет буенча парламент тыңлаулары, гадәттәгечә, киң җәмәгатьчелек катнашында узды. Утырыш Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм парламентның социаль челтәрләрендә турыдан-туры трансляцияләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International