Лилия Маврина дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә: «Без кешеләргә яхшы булсын дип эшлибез»

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе, 13:29

Бүген Дәүләт Советында «Яшь хезмәткәр мәктәбе» квалификация күтәрү программасы кысаларында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тыңлаучылары өчен традицион семинар узды. Анда катнашучылар – республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина аларга парламент эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде.

«Сезне дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр булуыгыз белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте семинарда катнашучыларга Лилия Маврина. – Сез хәзер Татарстанның бердәм командасында. Без барыбыз да татарстанлылар лаеклы яшәсен, кешеләргә яхшы булсын, ә безнең республика уңышлы үссен өчен эшлибез».

Яшь дәүләт хезмәткәрләренә Лилия Маврина Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. Дәүләт Советы Секретаре парламент вәкаләтләренә, закон чыгару процессын оештыруга, сайлаучылар белән эшләүгә аерым тукталды. Моннан тыш, тыңлаучылар республикабыз халкының депутатларга нинди сораулар белән еш мөрәҗәгать итүен белделәр.

Семинарда катнашучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды,  алар Дәүләт Советының утырышлар залында, рәсми делегацияләрне кабул итү залында, Татарстан парламентаризмы тарихы музеенда, матбугат үзәгендә һәм китапханәдә булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International