Депутатлар округларда

2025 елның 17 октябре, җомга, 08:27

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшләве дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, шәһәр һәм район Советлары утырышларында катнашты.

16 октябрьдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров эш сәфәре белән Аксубай һәм Әлки районнарында булды, анда район Советлары утырышларында катнашты.

Аксубай район Советының икенче утырышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе сайланды. Муниципаль депутатлар бертавыштан бу вазыйфага Станислав Зайцев кандидатурасын хуплады. Район башлыгы Алмаз Мингулов Станислав Зайцевны бу эшкә билгеләнүе белән котлады һәм алга таба да район файдасына уңышлы эшләвенә ышаныч белдерде.

16 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районына барды, анда юл хезмәткәрләрен хөрмәтләүдә катнашты. Һөнәри бәйрәм алдыннан Азат Хамаев шәһәр урамнарында юл өслеген яңарткан һәм яңа тротуарлар салу белән шөгыльләнгән ике предприятие коллективларына рәхмәт белдерде.  Депутат шулай ук аеруча тырышып эшләгән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

15 октябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казанның Совет  районының депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты. Әлеге берләшмәгә 19 кеше керә –  Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, Казан шәһәр Думасы депутатлары. Яңа составта берләшмә әгъзалары беренче тапкыр очраштылар. Алдагы чакырылышның вәкаләтләре тәмамлану һәм яңа депутатлар сайлану сәбәпле, очрашуда Узара хезмәттәшлек турында килешүне озайту мөһим вакыйга булды. Очрашуларда шулай ук Совет районы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад тыңладылар һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

15 октябрьдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев Яңа Чишмә районына эш сәфәре кысаларында район Советы утырышында катнашты. Утырышның төп темасы район башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү булды. Депутатлар Ринат Фәсахов кандидатурасы өчен бертавыштан тавыш бирделәр, аның идарә итү тәҗрибәсен һәм алдагы уңышлы эшчәнлеген билгеләп үттеләр. Кадрлар мәсьәләсеннән тыш, депутатлар районның социаль-икътисади хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән кайбер мөһим норматив-хокукый документларны карадылар һәм расладылар.

15 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов  махсус хәрби операциядә катнашучыга хәрби бурычларны үтәү өчен элек Татарстан предприятиеләренең берсендә кулланылган Шевроле Нива автомобилен тапшырды. Гадәттәгечә, автомобильне озатыр алдыннан аны техник яктан тикшерделәр һәм әзерләделәр.  "Бу тапшыру – региональ хакимият органнарының безнең хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләшүенең тагын бер мисалы, – дип билгеләп үтте Ринат Фазылов.  Мондый һәрбер вакыйга фронт белән тыл арасындагы элемтәне ныгыта, сугышчыларга үзләрен ялгыз түгел икәнлекләрен аңларга  ышаныч бирә".

14 октябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. 

14 октябрьдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов РФ Президенты Владимир Путинның төбәк кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар депутатка финанс оешмаларының банкротлыгы нәтиҗәсендә югалткан акчаларны кире кайтару мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Марат Әхмәтов зыян күргән вкладчыларга ярдәм итүнең гамәлдәге механизмнарын аңлатты. Барлык мөрәҗәгатьләрне ул шәхси контрольгә алды.

14 октябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев Чистай районына эш сәфәре кысаларында ел саен үткәрелә торган Самат укуларында катнашты.  Чара Чистайның «Нур» мәчетендә узды һәм анда танылган мөселман дин әһелләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре җыелды. Конференция дин белгече, Татарстанның беренче казые, хөрмәтле дин эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның тууына 95 ел тулуга багышланган иде. Конференциядә катнашучылар Ислам мәгарифе системасын үстерүдә һәм татар телен һәм гореф-гадәтләрен саклауда имамнарның роленә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

14 октябрьдә Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов Казанның Яңа Савин районында гражданнарны кабул итте. Депутатка халык ишегалды территорияләрен төзекләндерү сораулары белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләрне Фәнис Нурмөхәммәтов шәхси контрольгә алды.

13 октябрьдә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Ольга Воронова һәм Рима Мөхәммәтшина бишенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының икенче сессиясендә катнаштылар. Утырыш Казан Ратушасында узды.  Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесен сайлау булды. Депутатлар Рөстәм Гафаровны бу вазыйфага яңадан сайладылар. Шулай ук 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына муниципаль берәмлек бюджетындагы үзгәрешләр каралды.

10 октябрьдә Дәүләт Советы депутатлары Александр Лившиц һәм Артур Габделҗанов Казанның 81нче мәктәбе музеен ачуда катнаштылар. Музей мәктәп тарихы музеен һәм коворкинг-зонаны берләштергән интерактив мәйданчыктан гыйбарәт — педагоглар, укучылар, ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары диалогы өчен урын. “Монда уртак проектлар, очрашулар, истәлекләр һәм яңа идеяләр аша үсеп килүче буынның рухи-әхлакый мәдәниятен формалаштыру өчен кирәкле бөтен нәрсә бар", –  дип билгеләп үтте Александр Лившиц.

11 октябрьдә Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов эш сәфәре белән Теләче районының Алан авылында булды, анда ул Алан авылында туып-үскән һәм ТАССРның атказанган артисты Сөләйман Йосыповның 100 еллыгына багышланган чарада катнашты. Аның исемен йөрткән авыл мәдәният йорты әлеге әһәмиятле вакыйга мәйданчыгына әверелде. Сәхнәдә Сөләйман Йосыпов репертуарыннан  Татарстанның җыр һәм бию ансамбле солистлары башкарган әсәрләр, шулай ук коллективның алтын фондыннан классик номерлар яңгырады.

27 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Дәүләт Советы депутаты Фәнис Нурмөхәммәтов гуманитар миссия белән Донецк Халык Республикасында булды. Депутат Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов белән бергә махсус хәрби операция сугышчыларына гуманитар ярдәм күрсәтте, аның составында УАЗ автомобиле, электростанцияләр, генераторлар, ноутбуклар бар иде.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International