Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2025 елның 17 октябре, җомга, 12:04

Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә Татарстан Республикасы Рәисенең республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык юлламасы иде.

Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылдылар. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый хәленә җентекле анализ ясады, алдагы чорга Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.

Татарстан Республикасы Рәисе юлламасы игълан ителгән парламент утырышында Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Россия Федерациясе Геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, суд органнары, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе дәүләт идарәсенең территориаль органнары җитәкчеләре,  ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр вәкилләре, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, ветераннар, чит дәүләтләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләре җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Рәисе чыгышыннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка республиканың эчке һәм тышкы хәлен җентекләп анализлаганы өчен рәхмәт белдерде. «Без күпмилләтле Татарстаныбыз файдасына республикабызның тотрыклы үсешен дәвам итәчәкбез», – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы 2025 елның 14 сентябрендә узган зур сайлау кампаниясе турында искә төшерде. Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан Республикасы Рәисе һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары сайланды. «Узган республика Рәисен сайлауларда Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биреп, татарстанлылар республикада аның җитәкчелегендә алып барылган эшне һәм курсны хупладылар», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика Рәисе киләсе елны Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан итте. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, якын арада Юлламада билгеләнгән бурычлар буенча килешенгән эшне тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы һәм Хөкүмәт тарафыннан документны гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнәчәк. «Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан куелган барлык бурычларны эшкә алу һәм гамәлгә ашыру  актуаль булып кала,  – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Күпмилләтле республикабызның тотрыклы үсеше, Татарстанга федераль дәрәҗәдә Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булырга мөмкинлек бирә торган курс дәвам итәчәк».

Иҗтимагый әһәмияте зур булу сәбәпле, җиденче чакырылыш Дәүләт Советының ундүртенче утырышы турыдан-туры телевидение һәм радио аша трансляцияләнде. Утырышның онлайн-трансляциясен Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә дә карарга мөмкин иде.

Юлламаның тулы тексты белән Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International