Данис Шакиров: Барлык дөнья татарлары Татарстан тирәсендә тупланды

2025 елның 17 октябре, җомга, 14:50

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров юлламадан соң туган фикерләре белән уртаклашты. Ул республикада милләтне үстерү өчен бик күп мөмкинлекләр булуын ассызыклады.

«Татарстан кыю, тәвәккәл адымнар белән алга атлый. Бүгенге көндә бербөтен татар дөньясы турында әйткән вакытта, аның барлык эшләре һичшиксез, Татарстанга нигезләнә. Барлык дөнья татарлары Татарстан тирәсендә тупланды. Татарстан Рәисе безнең эшчәнлеккә һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора, барлык проектлар да хупланыла, милләтне үстерү өчен республикада бик күп мөмкинлекләр булдырылган», – диде ул.

Данис Шакиров 2025 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Милләт җыены»н үрнәк буларак мисалга китерде.

«Бөтендөнья татар конгрессының төп чаралары буларак «Милләт җыены»н аерым ассызыклыйсым килә. Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән милләттәшләребезнең Казанда очрашуы зур чара булды. Ике корылтай арасында булган җыелышта стратегик юнәлешләрне билгеләү, көнүзәк проблемаларны күтәрү, бергә чишелеш юлларын эшләү бик мөһим», – диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International