Азат Җиһаншин: «Һәр татарстанлы уртак эшкә керткән өлеше безне Җиңүгә якынайтуын аңлый»

2025 елның 28 октябре, сишәмбе, 12:14

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар йөк махсус операция зонасына китерелде. Барлыгы 12 йөк автомобиле 180 тоннага якын гуманитар йөк алып килгән, аның составында сезонлы яшелчәләр, эчә торган су, гигиена чаралары һәм төзелеш материаллары. Исегезгә төшерәбез, йөкне озатуда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Гуманитар колоннаны ТР Дәүләт Советы депутатлары Азат Җиһаншин, Руслан Шиһабетдинов һәм Ринат Фазылов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәиров һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов, эшмәкәр Данияр Максудов озатып бардылар.

«Бу юлы гуманитар йөк, шәһәр халкы үтенече буенча, иң кирәкле товарлардан – азык-төлек, төзелеш материаллары, көнкүреш техникасы, көнкүреш кирәк-яраклары, бәрәңге, яшелчә, ярмалардан формалаштырылды», – дип белдерде Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин.

Татарстан халкы беркайчан да мондый изге эштән читтә калмады,  гуманитар йөкләрне формалаштыруда актив катнашты һәм катнаша, дип билгеләп үтте депутат. «Һәр татарстанлы үзенең бу игелекле эшкә керткән өлеше безне җиңүгә якынайтуын аңлый, шефлыкка алынган шәһәрләребездә яшәүчеләр өчен яхшы шартлар тудырырга тырыша», – дип басым ясады ул.

Дәүләт Советы депутаты, ТРда Гомумроссия халык фронтының төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов «Бердәм Россия» гуманитар колоннасы составында тыныч халыкка аталган гуманитар ярдәм белән бергә «Ярдәм Яңәшә!» республика хәрәкәте тарафыннан махсус хәрби операция зонасына да күп кенә әйберләр җибәрелүен әйтте.

Йөк составында гомуми авырлыгы 4 тонна булган ике машина һәм сугышчыларның заявкаларында санап үтелгән барлык кирәкле әйберләр бар. Бу – квадроцикл, аккумуляторлар, шиннар, маскировка челтәрләре, машина майлары, инструментлар, автоном мичләр, рацияләр, антифриз, янгын сүндергечләр, эвакуация арбалары, стационар мичләр, рацияләр, термокиемнәр һәм башка бик күп нәрсәләр. Бу гуманитар йөк Казанның Архиерей ишегалдындагы «ZOV» волонтерлык берләшмәсе белән бергә халык фронты катнашында җыелган. «Йөкне, биш бүлекчә соравы буенча, кулларына корал тотып Ватаныбызны саклаучы якташларыбызга илтеп тапшырдык. Җиңү безнең якта булачак!», – диде Ринат Фазылов.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы зур ярдәм партиясен «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк бүлеге активистлары да җибәрде. «Безнең егетләр хезмәт иткән 400 нче һәм 1234 нче полк өчен без салкыннар алдыннан буржуйка мичләре,  Нива машинасы, маскировка челтәрләре алып килдек, боларның барысы да аларга ярдәм итәр, Җиңү безнең якта булыр дип ышанам!» – дип басым ясады Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов. 

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе төбәк башкарма комитетының эшләр идарәчесе Андрей Губанов билгеләп үткәнчә, бөтен эш Татарстан вице-премьеры Ринат Садыйков координациясе астында бара. «Элек без Фәнил Әһлиуллиннан кирәкле әйберләр исемлеген ала идек, хәзер дә бу юнәлештә эш дәвам итә, районнарга адреслы заявкалар тапшырабыз, анда инде предприятие җитәкчеләре дә кушыла. Кемдер акчалата ярдәм итә, икенчеләр – товарлар белән, кем ничек булдыра ала. Йөкне турыдан-туры шәһәрләргә, шәһәр предприятиеләренә яисә «Бердәм Россия» гуманитар үзәкләренә илтеп тапшырабыз, – дип ачыклык кертте Андрей Губанов.

Аның әйтүенчә, мондый эш алга таба да дәвам итәчәк. «Ел ахырына кадәр тагын ким дигәндә ике тапкыр киләчәкбез – ноябрь ахырында һәм Яңа ел алдыннан. Традиция буенча балаларга күчтәнәчләр алып киләбез. Иң мөһиме – кешеләр Татарстан Республикасы шеф-төбәгенең ярдәмен тоярга һәм безнең янәшәдә булуыбызны белергә тиеш», – дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитетының эшләр идарәчесе, – Гуманитар ярдәмнән тыш, Лисичанск халык депутатлары Советы линиясе буенча консультатив ярдәм дә күрсәтелә,  алар  Татарстаннан хезмәттәшләре белән даими элемтәдә тора».

«Аерым игътибар – балаларга. Татарстан Дәүләт Советы яшь гаиләләргә ярдәм итү өчен һәр сәфәрдә балалар товарларына акча җыюны кагыйдә итеп алды. Бу мөһим һәм кирәкле эш. Мин монда беренче генә килмим инде, бүген утыз икенче тапкыр килүем. Күрәм, шәһәрләр үзгәрә: мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт объектлары ремонтлана, йортлар торгызыла. Безнең төзүчеләр эшли, бөтен Татарстан ярдәм итә»,  – дип сөйләде Андрей Губанов.

Сәфәр кысаларында Татарстан делегациясе әгъзалары Лисичанск мэры Эдуард Сахненко һәм Рубежное башлыгы урынбасары Игорь Шмидт белән очрашты. Шәһәрдә зур төзелеш бара. Республикадан бик күп материаллар китерелгән, биналар җылытуга тоташтырылган, җылылык барлыкка килгән. Бу юлы шәһәр администрациясенә республикадан төрле җиһазлар – сплит-системалар, кондиционерлар, су җылыткычлар, төзелеш җайланмалары һәм инструментлар китерелгән.

Гуманитар йөкне формалаштыруга һәм илтеп җиткерүгә шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, ТР Ресоциальләштерү фонды һәм Дивар компаниясе, Татарстанның Региональ хезмәттәшлеккә һәм үсешкә ярдәм фонды җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков һәм Казан шәһәренең «Шотокан» карате федерациясе башлыгы Алексей Кокурин үз өлешләрен керттеләр.

2022 елның февраленнән 2025 елның августына кадәр ЛХРга партиянең Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан оештырылып җыелган 3754 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән 245 йөк машинасы җибәрелгән.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International