КПРФ фракциясе утырыш үткәрде

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе, 10:08

Бүген парламентта Дәүләт Советының һәм Казан шәһәр Думасы ның КПРФ фракцияләре депутатларының уртак утырышы узды. Депутатлар Дәүләт Советының унбишенче утырышының көн тәртибе һәм фракцияләрнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз «2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проектына тәкъдимнәр турында барды. Гомумән алганда, КПРФ парламент фракциясе әгъзалары тарафыннан алдагы өч елга бюджет проектына 105 тәкъдим әзерләнгән.

Утырышны ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Дәүләт Советында коммунист депутатларның Казан шәһәре Думасындагы коллегалары белән бергә эшләвен уңай бәяләде. «Безгә уртак эш бик мөһим, шул исәптән алдагы чорга республика бюджеты проекты буенча да, – диде Хафиз Миргалимов. – Без киләчәктә дә шундый тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә, уртак утырышлар һәм чаралар уздырырга планлаштырабыз».

Бүген Дәүләт Советы утырышы көн тәртибендә төп мәсьәлә булачак республика бюджеты проекты турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов фракция әгъзалары тарафыннан 100 дән артык тәкъдим җибәрелүен билгеләп үтте. Иртәгә фракция әгъзалары Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең республика бюджетына тәкъдимнәре турында матбугат конференциясе уздырырга планлаштыралар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International